نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1396 | 10 | 32 | فذلكم الله ربكم الحق فماذا بعد الحق إلا الضلال فأنى تصرفون |
| | | Ошбу эшләрне кылучы хак тәрбиячегез булган Аллаһ! Инде хакны ташлаганнан соң, адашудан башка нәрсә булыр? Әлбәттә, фәкать адашу булыр! Ничаклы каты киреләнәсез, хакны ташлап кайда бармакчы буласыз? |
|
1397 | 10 | 33 | كذلك حقت كلمت ربك على الذين فسقوا أنهم لا يؤمنون |
| | | Аллаһ тәгаләнең хаклыгы дөресләнгән кеби, фасыйклар иман китермәсләр дигән сүз дә дөресләнде! |
|
1398 | 10 | 34 | قل هل من شركائكم من يبدأ الخلق ثم يعيده قل الله يبدأ الخلق ثم يعيده فأنى تؤفكون |
| | | Мөшрикләргә әйт: "Сезнең сынымнарыгыз мәхлукларны бар итеп соңра үтереп янә тергезүчеләрме? Араларында шул эшне эшләүчесе бармы?" Әйт: "Әлбәттә, юк! Бәлки кешеләрне халык кылучы, соңра үтереп янә тергезүче фәкать Аллаһу тәгалә. Ул – Аллаһуга ничек ялганны ифтира кыласыз? |
|
1399 | 10 | 35 | قل هل من شركائكم من يهدي إلى الحق قل الله يهدي للحق أفمن يهدي إلى الحق أحق أن يتبع أمن لا يهدي إلا أن يهدى فما لكم كيف تحكمون |
| | | Янә әйт: "Сезнең сынымнарыгыздан хак юлга күндерүчесе бармы?" Әйт: "Әлбәттә, юк! Хак юлга фәкать Аллаһу тәгалә үзе генә күндерә! Хак юлга күндерүче Аллаһуга иярергә, баш ияргә тиешлеме? Яки селкенергә дә хәленнән килми торган сынымнарга баш ию тиешлеме? Яки Аллаһ күндермәсә туры юлны үзе өчен генә дә таба алмаган ишаннарга иярергә, аларга баш ияргә тиешлеме? Ни булды сезгә, батыл эшне кыласыз?" |
|
1400 | 10 | 36 | وما يتبع أكثرهم إلا ظنا إن الظن لا يغني من الحق شيئا إن الله عليم بما يفعلون |
| | | Зан итү, ягъни дәлилсез уйлау, яки нәфес теләгәнчә хөкем итү – дөреслекнең һичбер өлешенә ирештермәс. Дөреслектә, Аллаһ аларның ни, эшләгәннәрен белә. |
|
1401 | 10 | 37 | وما كان هذا القرآن أن يفترى من دون الله ولكن تصديق الذي بين يديه وتفصيل الكتاب لا ريب فيه من رب العالمين |
| | | Бу Коръән Аллаһудан башка бер кеше уйлап чыгарган китап дип ифтира ителә торган нәрсә түгел, ләкин Аллаһудан әүвәлге китапларны дөресләгәне хәлдә һәм шәригать хөкемнәрен ачык бәян иткән хәлдә иңдерелде, Коръәннең бөтен галәмне тәрбияләүче Аллаһудан иңдерелгәнлегендә һич шик юк. |
|
1402 | 10 | 38 | أم يقولون افتراه قل فأتوا بسورة مثله وادعوا من استطعتم من دون الله إن كنتم صادقين |
| | | Әйә ул мөшрикләр, Мухәммәд Коръәнне үзе уйлап чыгарган да, аннары Аллаһ иңдерде дип ялган сөйлиләрме? Әйт: "Әгәр Коръәнне Мухәммәд үзе уйлап чыгарган булса, сез дә Аллаһудан башка ярдәм өстәмәк мөмкин булганнарны барчасын да чакырыгыз да, бергәләшеп, бер сүрә китерегез, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз". |
|
1403 | 10 | 39 | بل كذبوا بما لم يحيطوا بعلمه ولما يأتهم تأويله كذلك كذب الذين من قبلهم فانظر كيف كان عاقبة الظالمين |
| | | Бәлки алар үзләре аңлап һәм белеп бетерә алмаган нәрсәне гафиллек белән ялган диделәр һәм аларга Коръәннең тәэвиле дә килмәде, аңламыйча гафил калдылар. Болардан алдагылар да пәйгамбәрләрен ялган диделәр. Карагыл, залимнәрнең ахыры ничек булды? Башка залимнәрнең дә ахыры шулай булачак. |
|
1404 | 10 | 40 | ومنهم من يؤمن به ومنهم من لا يؤمن به وربك أعلم بالمفسدين |
| | | Аларның бәгъзеләре Коръәнгә ышаналар, бәгъзеләре Коръәнгә ышанмыйлар. Синең Раббың Коръәнгә ышанмыйча бозыклык кылучы фәсыйкларны белүчерәк. |
|
1405 | 10 | 41 | وإن كذبوك فقل لي عملي ولكم عملكم أنتم بريئون مما أعمل وأنا بريء مما تعملون |
| | | Әгәр алар сине ялганчы дисәләр, әйт: "Миңа үз гамәлем, сезгә дә үз гамәлегез вә сез минем кылган эшемнән бизүчесез, мин дә сез кылган эштән бизүчемен". |
|