نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3746 | 36 | 41 | وآية لهم أنا حملنا ذريتهم في الفلك المشحون |
| | | Янә Без адәм балаларын һәм аларның төрле әйберләрен диңгезләрдә йөри торган корабларга йөкләдек, ягъни шулай тәкъдир кылдык. |
|
3747 | 36 | 42 | وخلقنا لهم من مثله ما يركبون |
| | | Янә Без кешеләр утырып йөрсеннәр өчен корабка охшаган нәрсәләрне суда, һавада һәм корыда йөри торган күп нәрсәләр халык кылдык, ягъни тәкъдир кылдык. |
|
3748 | 36 | 43 | وإن نشأ نغرقهم فلا صريخ لهم ولا هم ينقذون |
| | | Әгәр Без кешеләрне суга батытырга теләсәк, әлбәттә, батырырбыз, аларны коткарырга ярдәмче табылмас һәм батып һәлак булудан коткарылмаслар. |
|
3749 | 36 | 44 | إلا رحمة منا ومتاعا إلى حين |
| | | Мәгәр Аллаһудан рәхмәт йөзеннән суга батырылмаслар, Аллаһ билгеләгән гомерләр беткәнче яшәсеннәр өчен. |
|
3750 | 36 | 45 | وإذا قيل لهم اتقوا ما بين أيديكم وما خلفكم لعلكم ترحمون |
| | | Әгәр аларга: "Үзегездән әүвәлге кешеләргә килгән ґәзабтан һәм ахирәт ґәзабыннан куркыгыз, шаять Аллаһудан рәхмәт ителерсез", – дип әйтелсә алар бу сүзләрдән баш тарталар. |
|
3751 | 36 | 46 | وما تأتيهم من آية من آيات ربهم إلا كانوا عنها معرضين |
| | | Аларга Раббиларының аятьләреннән бер аять килсә, һич илтифат итмичә, ул аятьләрдән йөз дүндерәләр. |
|
3752 | 36 | 47 | وإذا قيل لهم أنفقوا مما رزقكم الله قال الذين كفروا للذين آمنوا أنطعم من لو يشاء الله أطعمه إن أنتم إلا في ضلال مبين |
| | | Әгәр мөшрикләргә: "Аллаһ биргән малдан фәкыйрьләргә садака бирегез", – диелсә, алар мөэминнәргә әйтәләр: "Аллаһ ризыкландырырга теләмәгән кешеләрне без ризыкландырыйкмы, аларны ризыкландыру тиеш булса, Аллаһ ризыкландырыр иде, Аллаһ теләмәгән эшкә безне өндисез, бу хакта сез ачык адашмакталарсыз". |
|
3753 | 36 | 48 | ويقولون متى هذا الوعد إن كنتم صادقين |
| | | Коръәнгә яки үлгәннән соң терелүгә ышанмаган кәферләр: "Үлгәннән соң терелү бар дисез, сезгә вәгъдә ителгән терелү көне кайчан була – безгә хәбәр итегез, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз", – дип сорыйлар. |
|
3754 | 36 | 49 | ما ينظرون إلا صيحة واحدة تأخذهم وهم يخصمون |
| | | Ул кәферләр Аллаһудан һичнәрсә көтмиләр, мәгәр фәрештәнең һәлак итә торган бер тавышын көтәләр, ул тавыш аларны сату-алу эшләрендә кычкырышкан вакытларыңда аңсыздан тотар, ул тавыш Исрафил фәрештәнең әүвәлге сур өрүедер. |
|
3755 | 36 | 50 | فلا يستطيعون توصية ولا إلى أهلهم يرجعون |
| | | Аларны ул тавыш тотканда васыятьләрен әйтергә һәм өй әһелләре янына кайтырга кадир булмаслар. |
|