نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3676 | 35 | 16 | إن يشأ يذهبكم ويأت بخلق جديد |
| | | Әгәр Аллаһу тәгалә теләсә, сезне җир өстеннән юк итәр дә, сезнең урынга икенче яңа халык китерер. |
|
3677 | 35 | 17 | وما ذلك على الله بعزيز |
| | | Бу эшне эшләү Аллаһуга һич авыр түгел. |
|
3678 | 35 | 18 | ولا تزر وازرة وزر أخرى وإن تدع مثقلة إلى حملها لا يحمل منه شيء ولو كان ذا قربى إنما تنذر الذين يخشون ربهم بالغيب وأقاموا الصلاة ومن تزكى فإنما يتزكى لنفسه وإلى الله المصير |
| | | Хисап көнендә һичбер кеше гөнаһлы кешенең гөнаһың күтәрмәс, әгәр күп гөнаһлы, авыр йөкле кеше, йөген күтәрешергә яки аз гына гөнаһын бирергә берәүне чакырса, аңардан аз гына гөнаһын да кабул итүче булмас, гәрчә чакырылган кеше чакыручының якын кардәше булса да. Син фәкать Аллаһуны күрмичә Аның ґәзабыннан курыккан кешеләрне, вәгазең белән куркыта алырсың алар намазларын вакытында укырлар. Берәү гөнаһтан пакьләнсә, пакьләнүенең файдасы үзенәдер, бит һәркемнең кайтмаклыгы Аллаһуга. |
|
3679 | 35 | 19 | وما يستوي الأعمى والبصير |
| | | Туры юлны күрүче хак мөэмин, әлбәттә, вә туры юлны күрмәүче сукыр адашкан кешеләр белән бертигез булмас. |
|
3680 | 35 | 20 | ولا الظلمات ولا النور |
| | | Аллаһуны тану вә хак динне белү яктылыгы, Аллаһуны танымау вә хак динне белмәү караңгылыгы белән бертигез булмас. |
|
3681 | 35 | 21 | ولا الظل ولا الحرور |
| | | Вә җәннәт күләгәсе, җәһәннәм эсселеге белән бертигез булмас. |
|
3682 | 35 | 22 | وما يستوي الأحياء ولا الأموات إن الله يسمع من يشاء وما أنت بمسمع من في القبور |
| | | Вә тере кеше белән мәет яки мөэмин белән кәфер бертигез булмас, Аллаһ үзе теләгән кешесенә Коръән сүзләрен ишеттерер дә һидәяткә күндерер, әмма син кабердә яткан кеби гафил кәферләргә Коръән сүзләрен ишеттерә алмассың. |
|
3683 | 35 | 23 | إن أنت إلا نذير |
| | | Син кешеләрне дингә көчләүче түгел, мәгәр Аллаһ хөкемнәрен ирештерүче, әгәр кабул итмәсәләр җәһәннәм ґәзабьг белән куркытучысың. |
|
3684 | 35 | 24 | إنا أرسلناك بالحق بشيرا ونذيرا وإن من أمة إلا خلا فيها نذير |
| | | Тәхкыйк Без сине хаклык вә Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәрне җәннәт белән сөендерүче, вә Коръән белән гамәл кылмаучылырны җәһәннәм белән куркытучы итеп җибәрдек. Дөньяда нинди генә кавем яшәсә дә, аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр булды. |
|
3685 | 35 | 25 | وإن يكذبوك فقد كذب الذين من قبلهم جاءتهم رسلهم بالبينات وبالزبر وبالكتاب المنير |
| | | Ий Мухәммәд г-м, әгәр сине ахмаклар ялганга тотсалар, болардан элекке ахмаклар да пәйгамбәрләрен ялганга тоттылыр. Аларга пәйгамбәрләре могҗизалар, аятьләр һәм китаплар белән килделәр. |
|