نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3656 | 34 | 50 | قل إن ضللت فإنما أضل على نفسي وإن اهتديت فبما يوحي إلي ربي إنه سميع قريب |
| | | Әйт: "Әгәр мин адашсам, үз зарарыма адашкан булырмын, әгәр хак юлга күнелсәм, әлбәттә, Раббым вәхий иткән Коръән белән туры юлны табармын. Ул – Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә һәр нәрсәгә бик якындыр. |
|
3657 | 34 | 51 | ولو ترى إذ فزعوا فلا فوت وأخذوا من مكان قريب |
| | | Әгәр күрсәң аларны кубарылган вакытларыңда, бик каты куркырлар, вә алар якын урыннан тотып алынырлар. |
|
3658 | 34 | 52 | وقالوا آمنا به وأنى لهم التناوش من مكان بعيد |
| | | Шул вакытта инде алар Мухәммәд г-мгә вә Коръәнгә иман китердек диярләр, кайда иңде аларга хәзер ерак җирдән җиңел генә иманлы булырга, ягъни иманнары бик ерак артта, дөньяда калды, ә үзләре ахирәттәләр. |
|
3659 | 34 | 53 | وقد كفروا به من قبل ويقذفون بالغيب من مكان بعيد |
| | | Алар дөньяда вакытларында иманны яки пәйгамбәргә, Коръәнгә вә ахирәткә, үлгәннән соң терелүгә ышануны инкяр итәләр иде, үзләрен белемле санап бик ерак булган яшерен нәрсәләрдән хәбәр биреп маташырлар иде. Ягъни барлыгы хак булган кыямәтне, җәннәтне, җәһәннәмне һәм пәйгамбәрне, Коръәнне ялган дип инкяр кылалар иде. |
|
3660 | 34 | 54 | وحيل بينهم وبين ما يشتهون كما فعل بأشياعهم من قبل إنهم كانوا في شك مريب |
| | | Аларның ахирәткә баргач кына тәүбә итеп, иман китереп ґәзабтан котылу теләкләре белән үзләре арасына алынмый торган пәрдә корылыр. Болардан алдагы кешеләрнең дә шундый теләкләре белән үзләре арасына пәрдә корылган иде. Тәхкыйк алар дөньяда вакытларында үлгәннән соң терелүгә һәм кәферләргә ґәзаб булачагына шикләнә иделәр. Шул зур хаталарын анда үз телләре белән әйтеп бирерләр. |
|
3661 | 35 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم الحمد لله فاطر السماوات والأرض جاعل الملائكة رسلا أولي أجنحة مثنى وثلاث ورباع يزيد في الخلق ما يشاء إن الله على كل شيء قدير |
| | | Мактау җир вә күкләрне халык кылучы Аллаһуга хас, Ул фәрештәләрне пәйгамбәрләргә илче итеп җибәрүчедер, ул фәрештәләр икешәр, өчәр, дүртәр канатлылардыр, Үзе халык кылган мәхлукларыннан теләгәнен артыграк, өстенрәк итеп халык кылыр. Бит Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә. |
|
3662 | 35 | 2 | ما يفتح الله للناس من رحمة فلا ممسك لها وما يمسك فلا مرسل له من بعده وهو العزيز الحكيم |
| | | Аллаһ Үзенең рәхмәтеннән кешеләргә ризык, яңгыр, белем, һидәят бирсә, ул нигъмәтләрне Аллаһуның бирүенә һичкем каршы тора алмас, әгәр бирә торган нигъмәтләрен бирмичә торып калса, ул нигъмәтләрне бирүче һич тә булмас. Вә Ул – Аллаһ һәр эштә җиңүче вә хикмәтле. |
|
3663 | 35 | 3 | يا أيها الناس اذكروا نعمت الله عليكم هل من خالق غير الله يرزقكم من السماء والأرض لا إله إلا هو فأنى تؤفكون |
| | | Ий кешеләр, Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерегезгә төшереп Аңа гыйбадәт кылырга вә итагать итәргә бурычлы икәнегезне белегез, әйә Алаһудан башка бер зат бармы күктән су иңдереп, җирдән үстереп сезгә ризык бирүче? Әлбәттә юк, Коллык кылырга яраклы һич Илаһә юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер. Шулай булгач, ни өчен Аллаһудан бизеп, Аллаһсызлыкка күчәсез? |
|
3664 | 35 | 4 | وإن يكذبوك فقد كذبت رسل من قبلك وإلى الله ترجع الأمور |
| | | Ий Мухәммәд г-м әгәр сине ялганчы дисәләр, бит синнән элекке пәйгамбәрләр дә ялганчы дигәннәр. Бит эшләрнең ахыры әлбәттә, Аллаһуга кайтадыр. |
|
3665 | 35 | 5 | يا أيها الناس إن وعد الله حق فلا تغرنكم الحياة الدنيا ولا يغرنكم بالله الغرور |
| | | Ий кешеләр, Аллаһуның вәгъдәсе хак, дөнья сезне алдан ахирәтнең бәхетеннән мәхрүм итмәсен, һәм гөнаһ эшләсәгез дә Аллаһ ярлыкар дип шайтан алдамасын, һәм бидеґәт гамәлләргә дә сәваб бар дип, шайтан сезне хак юлдан чыгарып, бидеґәт хорафәтләрне эшлеген, сезне җәһәннәмгә алып кермәсен. |
|