نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3228 | 27 | 69 | قل سيروا في الأرض فانظروا كيف كان عاقبة المجرمين |
| | | Аларга әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм карагыз, хакны ялганга тотучыларның ахыр хәлләре ничек булган, күрегез! |
|
3229 | 27 | 70 | ولا تحزن عليهم ولا تكن في ضيق مما يمكرون |
| | | Аларның ышанмаулары өчен көенмә һәм аларның мәкерләреннән күңелең тараймасын. |
|
3230 | 27 | 71 | ويقولون متى هذا الوعد إن كنتم صادقين |
| | | Кәферләр сорыйлар: "Әгәр сүзегез дөрес булса, безгә вәгъдә ителгән ґәзаб кайчан була", – дип. |
|
3231 | 27 | 72 | قل عسى أن يكون ردف لكم بعض الذي تستعجلون |
| | | Әйт: "Сез ашыктырып сораган ґәзабның бәгъзесенең килмәклеге якын булды". |
|
3232 | 27 | 73 | وإن ربك لذو فضل على الناس ولكن أكثرهم لا يشكرون |
| | | Әлбәттә, синең Раббың кешеләргә рәхмәт һәм юмарт ияседер, ләкин кешеләрнең күбрәге шөкер итмиләр. |
|
3233 | 27 | 74 | وإن ربك ليعلم ما تكن صدورهم وما يعلنون |
| | | Янә Раббың кешеләрнең күкрәкләрендә яшерен булган нәрсәләрне вә телләре белән сөйләп изһар иткән сүзләрен яки эшләгән эшләрен беләдер. |
|
3234 | 27 | 75 | وما من غائبة في السماء والأرض إلا في كتاب مبين |
| | | Җирдә вә күктә Аллаһуга һич яшерен нәрсә юктыр, мәгәр Ләүхүл мәхфузъда язылмыштыр. |
|
3235 | 27 | 76 | إن هذا القرآن يقص على بني إسرائيل أكثر الذي هم فيه يختلفون |
| | | Ошбу Коръән Ягъкуб балаларына күп хәбәрне сөйлидер, аларның ихтыйлаф иткән нәрсәләренең күбрәген. |
|
3236 | 27 | 77 | وإنه لهدى ورحمة للمؤمنين |
| | | Әлбәттә, ул Коръән азгынлыктан туры юлга күндерүче, вә аның белән гамәл кылучы мөэминнәргә рәхмәттер. |
|
3237 | 27 | 78 | إن ربك يقضي بينهم بحكمه وهو العزيز العليم |
| | | Әлбәттә, синең Раббың кыямәттә алар арасында үзенең хөкеме белән эшне тәмам итәр, һәм Ул – Аллаһ җиңүче вә белүчедер. |
|