نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3224 | 27 | 65 | قل لا يعلم من في السماوات والأرض الغيب إلا الله وما يشعرون أيان يبعثون |
| | | Ий Мухәммәд г-м, кешеләргә әйт: "Җирдә вә күкләрдә булган гакыл ияләре яшерен нәрсәләрне белмәсләр, мәгәр Аллаһ үзе генә белер, алар үзләренең кайчан кубарылачакларын да белмиләр, вә сизмәсләр. |
|
3225 | 27 | 66 | بل ادارك علمهم في الآخرة بل هم في شك منها بل هم منها عمون |
| | | Аларның белемнәре ахирәткә ирешмәсме, кыямәт кайчан була дип сорыйлар, бәлки алар кыямәтнең булачагында шикләнмәктәләр, бәлки аларның күңелләре кыямәтнең булачагыннан сукырдыр. |
|
3226 | 27 | 67 | وقال الذين كفروا أإذا كنا ترابا وآباؤنا أئنا لمخرجون |
| | | Кәферләр әйттеләр: "Без үлеп туфрак булсак һәм аталарыбыз да туфрак булсалар, шуннан соң терелеп кабердән чыгарбызмы? |
|
3227 | 27 | 68 | لقد وعدنا هذا نحن وآباؤنا من قبل إن هذا إلا أساطير الأولين |
| | | Без дә, бездән элек аталарыбыз да үлгәннән соң терелү белән вәгъдә ителдек, ләкин ул вәгъдә әүвәлгеләрдән калган ялган сүздән башка нәрсә түгелдер", – диделәр. |
|
3228 | 27 | 69 | قل سيروا في الأرض فانظروا كيف كان عاقبة المجرمين |
| | | Аларга әйт: "Җир өстендә йөрегез һәм карагыз, хакны ялганга тотучыларның ахыр хәлләре ничек булган, күрегез! |
|
3229 | 27 | 70 | ولا تحزن عليهم ولا تكن في ضيق مما يمكرون |
| | | Аларның ышанмаулары өчен көенмә һәм аларның мәкерләреннән күңелең тараймасын. |
|
3230 | 27 | 71 | ويقولون متى هذا الوعد إن كنتم صادقين |
| | | Кәферләр сорыйлар: "Әгәр сүзегез дөрес булса, безгә вәгъдә ителгән ґәзаб кайчан була", – дип. |
|
3231 | 27 | 72 | قل عسى أن يكون ردف لكم بعض الذي تستعجلون |
| | | Әйт: "Сез ашыктырып сораган ґәзабның бәгъзесенең килмәклеге якын булды". |
|
3232 | 27 | 73 | وإن ربك لذو فضل على الناس ولكن أكثرهم لا يشكرون |
| | | Әлбәттә, синең Раббың кешеләргә рәхмәт һәм юмарт ияседер, ләкин кешеләрнең күбрәге шөкер итмиләр. |
|
3233 | 27 | 74 | وإن ربك ليعلم ما تكن صدورهم وما يعلنون |
| | | Янә Раббың кешеләрнең күкрәкләрендә яшерен булган нәрсәләрне вә телләре белән сөйләп изһар иткән сүзләрен яки эшләгән эшләрен беләдер. |
|