نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3125 | 26 | 193 | نزل به الروح الأمين |
| | | Аның белән имин булган Җәбраил фәрештә инде. |
|
3126 | 26 | 194 | على قلبك لتكون من المنذرين |
| | | Ул Җәбраил Коръәнне синең күңелеңә иңдерде, кешеләрне Аллаһ ґәзабы белән куркытучы булмаклыгың өчен. |
|
3127 | 26 | 195 | بلسان عربي مبين |
| | | Коръән ачык итеп гарәб телендә иңдерелде. |
|
3128 | 26 | 196 | وإنه لفي زبر الأولين |
| | | Коръәндәге хәбәрләр, әлбәттә, әүвәлге китапларда да бар. |
|
3129 | 26 | 197 | أولم يكن لهم آية أن يعلمه علماء بني إسرائيل |
| | | Аларга Коръәнне дөресләүче дәлилләр булмадымы, Ягъкуб балаларының галимнәре Тәүратта укып Мухәммәд г-мнең сыйфатларын белгән кеби. |
|
3130 | 26 | 198 | ولو نزلناه على بعض الأعجمين |
| | | Әгәр Коръәнне гарәб теленнән башка чит телдә иңдергән булсак, |
|
3131 | 26 | 199 | فقرأه عليهم ما كانوا به مؤمنين |
| | | аларга Коръән укылса, башка телдә булу сәбәпле, гарәбләр аңа ышанмас иделәр. |
|
3132 | 26 | 200 | كذلك سلكناه في قلوب المجرمين |
| | | Шуның кеби Коръәнне ялганга тотуны динсезләрнең күңеленә керттек. |
|
3133 | 26 | 201 | لا يؤمنون به حتى يروا العذاب الأليم |
| | | Инде алар иман китермәсәләр, хәтта рәнҗеткүче ґәзабны күргәнче. |
|
3134 | 26 | 202 | فيأتيهم بغتة وهم لا يشعرون |
| | | Аларга искәрмәстән ґәзаб килер ки, үзләре һич сизми калырлар. |
|