نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2915 | 25 | 60 | وإذا قيل لهم اسجدوا للرحمن قالوا وما الرحمن أنسجد لما تأمرنا وزادهم نفورا |
| | | Мөшрикләргә Әррәхмәнгә сәҗдә кыйлыгыз диелсә әйтерләр: "Әррәхмән нәрсә ул, синең әмерең белән белмәгән нәрсәгә сәҗдә кылыйкмы", – дип. Аллаһуга сәҗдә кылыгыз дигән сүз Аллаһудан качуларын арттырды. |
|
2916 | 25 | 61 | تبارك الذي جعل في السماء بروجا وجعل فيها سراجا وقمرا منيرا |
| | | Олугъ вә бөек Аллаһ күктә йолдызлар кылды вә аларга урыннар билгеләде, вә анда яктыртучы кояшны һәм ялтыраучы айны халык кылды. |
|
2917 | 25 | 62 | وهو الذي جعل الليل والنهار خلفة لمن أراد أن يذكر أو أراد شكورا |
| | | Вә Ул – Аллаһ кич белән көндезне берсенең урынына икенчесе килә торган итеп халык кылды, Аллаһуның бу эшләре Аның берлеген вә кодрәтен белергә теләгән кешеләр өчен гыйбрәт һәм вәгазь, яки шөкер итәргә теләгән кешеләргә шөкер итүне лязем итәдер. |
|
2918 | 25 | 63 | وعباد الرحمن الذين يمشون على الأرض هونا وإذا خاطبهم الجاهلون قالوا سلاما |
| | | Аллаһуның яхшы бәндәләре җир өстендә тәртип белән вә түбәнчелек белән йөрерләр, әгәр аларны җаһилләр кирәкмәгән сүзләр белән хыйтаб итсәләр, аларга каршы гөнаһтан пакь сүзне әйтерләр. |
|
2919 | 25 | 64 | والذين يبيتون لربهم سجدا وقياما |
| | | Вә алар Раббыларына рөкугъ сәҗдә кылып намаз укуларын дәвам иттерерләр. |
|
2920 | 25 | 65 | والذين يقولون ربنا اصرف عنا عذاب جهنم إن عذابها كان غراما |
| | | Алар әйтерләр: "Ий Раббыбыз бездән җәһәннәм ґәзабын алгыл, чөнки аның ґәзабы һәлак итүчедер. |
|
2921 | 25 | 66 | إنها ساءت مستقرا ومقاما |
| | | Ул җәһәннәм тормак вә карарланмак өчен ни яман урын. |
|
2922 | 25 | 67 | والذين إذا أنفقوا لم يسرفوا ولم يقتروا وكان بين ذلك قواما |
| | | Вә алар мохтаҗга мал бирсәләр, исраф итмәсләр вә тарлык та кылмаслар, исраф белән тарлык арасында гадел торырлар. |
|
2923 | 25 | 68 | والذين لا يدعون مع الله إلها آخر ولا يقتلون النفس التي حرم الله إلا بالحق ولا يزنون ومن يفعل ذلك يلق أثاما |
| | | Вә алар Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмаслар һәм ахирәт өчен Аллаһудан башкадан ярдәм сорамаслар, Аллаһ үтерүне хәрам иткән кешене үтермәсләр, мәгәр үтерергә тиешле булса гына үтерерләр, вә зина да кыйлмаслар, әйтелгән шул ярамаган эшләрне берәү эшләсә, гөнаһының җәзасына ирешер. |
|
2924 | 25 | 69 | يضاعف له العذاب يوم القيامة ويخلد فيه مهانا |
| | | Кыямәт көнендә ана ґәзаб ике өлеш бирелер, вә хур ителгән хәлдә анда мәңге калыр. |
|