نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1015 | 7 | 61 | قال يا قوم ليس بي ضلالة ولكني رسول من رب العالمين |
| | | Нух әйтте: "Ий каумем! Миндә адашмаклык юк, ләкин барча галәмне тәрбия кылучы – Аллаһуның расүлемен." |
|
1016 | 7 | 62 | أبلغكم رسالات ربي وأنصح لكم وأعلم من الله ما لا تعلمون |
| | | Сезләргә Раббымның хөкемнәрен ирештерермен вә сезләрне үгет-нәсыйхәт кылырмын һәм Аллаһ белдерүе белән сез белмәгән нәрсәләрне белермен. |
|
1017 | 7 | 63 | أوعجبتم أن جاءكم ذكر من ربكم على رجل منكم لينذركم ولتتقوا ولعلكم ترحمون |
| | | Әйә сез арагыздан үзегез кеби бер иргә Аллаһудан китап иңдерелүгә ґәҗәбләнәсезме? Ул китап килде Аллаһ ґәзабы белән сезне куркытмак өчен, һәм Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланырга юл күрсәтер өчен килде, вә тәкъвалык кылганыгыздан соң Аллаһуның рәхмәтенә ирешмәклегегез өчен. |
|
1018 | 7 | 64 | فكذبوه فأنجيناه والذين معه في الفلك وأغرقنا الذين كذبوا بآياتنا إنهم كانوا قوما عمين |
| | | Кауме Нухны ялганчы диделәр, Нухны вә аңа ияргән мөселманнарны көймәдә туфан суыннан коткардык вә аятьләребезне ялган диючеләрне туфан суында батырдык, тәхкыйк алар хакны күрми торган сукыр булдылар. |
|
1019 | 7 | 65 | وإلى عاد أخاهم هودا قال يا قوم اعبدوا الله ما لكم من إله غيره أفلا تتقون |
| | | Вә Гад кауменә кардәшләре Һудны пәйгамбәр итеп җибәрдек, Һуд әйтте: "Ий каумем, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, Аллаһудан башка Илаһәгыз юк, әйә Аллаһ ґәзабыннан курыкмыйсызмы", – диде. |
|
1020 | 7 | 66 | قال الملأ الذين كفروا من قومه إنا لنراك في سفاهة وإنا لنظنك من الكاذبين |
| | | Һудның кауменнән кәфер булганнары әйтте: "Ий Һуд, без сезне наданлыкта вә диваналыктасың дип беләбез һәм дә сине ялганчы дип зан кылабыз", – дип. |
|
1021 | 7 | 67 | قال يا قوم ليس بي سفاهة ولكني رسول من رب العالمين |
| | | Һуд әйтте: "Ий каумем! Миндә диваналык юк, ләкин мин барча галәмне тәрбия кылучы Аллаһуның расүлемен, |
|
1022 | 7 | 68 | أبلغكم رسالات ربي وأنا لكم ناصح أمين |
| | | сезгә Раббымның хөкемнәрен ирештерәмен вә мин сезне яхшылыкка өндәп үгет-нәсыйхәт кылучы сүземдә ышанычлы пәйгамбәрмен." |
|
1023 | 7 | 69 | أوعجبتم أن جاءكم ذكر من ربكم على رجل منكم لينذركم واذكروا إذ جعلكم خلفاء من بعد قوم نوح وزادكم في الخلق بسطة فاذكروا آلاء الله لعلكم تفلحون |
| | | Әйә ґәҗәбләнәсезме арагыздан үзегез кеби бер иргә Аллаһудан китап иңдерелүгә, ул китап сезне Аллаһ ґәзабы белән куркытыр өчен иңдерелде, янә хәтерләгез, Нух каумен һәлак иткәннән соң Аллаһ сезне алар урынына китерде һәм сезне халык кылынышыгызда куәт белән артык кылды, Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерегездә саклагыз, шаять ґәзабтан котылырсыз. |
|
1024 | 7 | 70 | قالوا أجئتنا لنعبد الله وحده ونذر ما كان يعبد آباؤنا فأتنا بما تعدنا إن كنت من الصادقين |
| | | Әйттеләр: "Ий Һуд! Безләрне бер Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз дип боерырга килдеңме? Вә аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымнарны ташлагыз, дип әйтергә килдеңме? Безгә вәгъдә кылган ґәзабыңны китер, әгәр дөрес сөйләүче булсаң", – дип. |
|