نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
6120 | 96 | 14 | ألم يعلم بأن الله يرى |
| | | Әйә намаздан тыючы ул кәфер белмиме Аллаһуның һәркемне күргәнен? |
|
6121 | 96 | 15 | كلا لئن لم ينته لنسفعا بالناصية |
| | | Юк, алай кирәкмәс, намаздан тыю ни кабахәт эшдер, әгәр ул бу эшеннән туктамаса, әлбәттә, маңгай чәченнән тотып җәһәннәмгә өстерәрбез. |
|
6122 | 96 | 16 | ناصية كاذبة خاطئة |
| | | Һәр эшне хата, ялганчы һәм зур гөнаһ кылучының маңгай чәченнән өстерәрбез. (Ул кәфер минем дусларым күп, дип мактанды.) |
|
6123 | 96 | 17 | فليدع ناديه |
| | | Ул намаздан тыючы кәфер, чакырсын үзенең ярдәмчеләрен! |
|
6124 | 96 | 18 | سندع الزبانية |
| | | Без тиздән ґәзаб фәрештәләрен чакырырбыз, аларны җәһәннәмгә өстерәрбез. |
|
6125 | 96 | 19 | كلا لا تطعه واسجد واقترب |
| | | Юк, кирәкмәс, намаздан тыю бик яман кабахәт эштер, аңа итагать итмә сүзенә колак салма, сәҗдә кыл, намаз укы һәм Аллаһуга ятсын булуны кәсеп ит! (Беренче иңгән бу сүрәдә үк Аллаһ намаз укырга әмер бирде. Чөнки намаздан башка иман да, дин дә юк. Намаз – диннең йөрәге һәм башыдыр.) |
|
6126 | 97 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم إنا أنزلناه في ليلة القدر |
| | | Тәхкыйк Без Коръәнне иңдердек кадер кичендә. |
|
6127 | 97 | 2 | وما أدراك ما ليلة القدر |
| | | Сиңа кадер кичнең Шәрафәтен вә аның хикмәтен нәрсә белдерде? |
|
6128 | 97 | 3 | ليلة القدر خير من ألف شهر |
| | | Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк сәвабы, мең ай кылган гыйбадәттән артыгырактыр. |
|
6129 | 97 | 4 | تنزل الملائكة والروح فيها بإذن ربهم من كل أمر |
| | | Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Раббыларының теләге илә һәр кешегә билгеләнгән бер еллык тәкъдир белән. |
|