نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5708 | 78 | 36 | جزاء من ربك عطاء حسابا |
| | | Раббыңнан изге гамәлләре өчен җәзадыр, мәңгелеккә җитәргә хисаплап бирелгән бүләктер. |
|
5709 | 78 | 37 | رب السماوات والأرض وما بينهما الرحمن لا يملكون منه خطابا |
| | | Ул Раббың җир вә күкләрнең, дәхи җир илә күкләр арасында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, рәхмәтенә һәрнәрсәне сыйдыргандыр. Хисаб көнендә кешеләр бер-берсенә дәшергә, бер кирәк сүзне әйтергә кадир булмаслар. |
|
5710 | 78 | 38 | يوم يقوم الروح والملائكة صفا لا يتكلمون إلا من أذن له الرحمن وقال صوابا |
| | | Хисаб көнендә Җәбраил г-м һәм башка фәрештәләр сафта тезелеп торырлар, сөйләшмәсләр, мәгәр Аллаһ изен биргән яки дөньяда чакта Аллаһ риза булырдай яхшы сүзләрне сөйләгән кеше генә сөйләр. |
|
5711 | 78 | 39 | ذلك اليوم الحق فمن شاء اتخذ إلى ربه مآبا |
| | | Бу көннең булачагы, әлбәттә хак, теләгән кеше үзенә тәүбә истигъфар һәм итагать белән Аллаһуга кайта торган юлны алыр. |
|
5712 | 78 | 40 | إنا أنذرناكم عذابا قريبا يوم ينظر المرء ما قدمت يداه ويقول الكافر يا ليتني كنت ترابا |
| | | Тәхкыйк сезне куркыттык якын һәм хак булган кыямәт ґәзабы белән, ул көндә һәркем үзеннән алда җибәргән гамәл дәфтәренә карар, Коръәнне инкяр итүче яки аның илә гамәл кылмаучы кәфер әйтер: "Әгәр мин туфрак булсамчы", – дип. (Хисаб, хөкем соңында Аллаһ хайваннарны туфрак итәр. Кәферләр дә үзләренең туфрак булуларын теләрләр, ләкин туфрак" була алмаслар.) |
|
5713 | 79 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم والنازعات غرقا |
| | | Кәферләрнең җаннарын катылык илә суырып алучы фәрештәләр илә, |
|
5714 | 79 | 2 | والناشطات نشطا |
| | | дәхи мөэминнәрнең җаннарын җиңеллек белән суырып алучы фәрештәләр илә ант итәмен. |
|
5715 | 79 | 3 | والسابحات سبحا |
| | | Дәхи җир белән кук арасында тизлек белән йөрүче фәрештәләр илә, |
|
5716 | 79 | 4 | فالسابقات سبقا |
| | | кәферләрнең җаннарын җәһәннәмгә вә мөэминнәрнең җаннарын җәннәткә алып узышучы фәрештәләр илә, |
|
5717 | 79 | 5 | فالمدبرات أمرا |
| | | Эшләрне тәдбир кылып йөрүче фәрештәләр илә ант итәмен. |
|