نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2838 | 24 | 47 | ويقولون آمنا بالله وبالرسول وأطعنا ثم يتولى فريق منهم من بعد ذلك وما أولئك بالمؤمنين |
| | | Монафикълар әйтерләр: "Без Аллаһуга вә рәсүлгә иман китердек һәм аларга итагать иттек", – дип, соңра шул сүзләреннән соң Аллаһуга вә рәсүлгә итагать итүдән алардан бер фирка баш тартты, алар чын ышанучы түгел, иманнары юк. |
|
2839 | 24 | 48 | وإذا دعوا إلى الله ورسوله ليحكم بينهم إذا فريق منهم معرضون |
| | | Әгәр ул монафикълар Аллаһуга вә расүлгә чакырылсалар расүл аларның арасында хөкем итсен өчен, шул вакыт, безнең зарарыбызга хөкем итәр, дип, расүл янына килүдән баш тартырлар. |
|
2840 | 24 | 49 | وإن يكن لهم الحق يأتوا إليه مذعنين |
| | | Әгәр ул монафикъларның башка кеше өстендә хаклары булса, расүлгә тиз-тиз ашыгып барырлар. |
|
2841 | 24 | 50 | أفي قلوبهم مرض أم ارتابوا أم يخافون أن يحيف الله عليهم ورسوله بل أولئك هم الظالمون |
| | | Яки аларның күңелләрендә имансызлык сырхавы бармы, яки синең пәйгамбәрлегендә шик итәләрме, яки Аллаһ һәм расүл хөкем иткәндә алар зарарына хөкем итәрләр дип куркалармы? Бәлки алар хактан баш тартып үзләренә золым итүчеләрдер. |
|
2842 | 24 | 51 | إنما كان قول المؤمنين إذا دعوا إلى الله ورسوله ليحكم بينهم أن يقولوا سمعنا وأطعنا وأولئك هم المفلحون |
| | | Хак мөэминнәрнең сүзләре шул булды, әгәр Аллаһуга вә расүлгә чакырылсалар араларында хөкем итмәк өчен, ишеттек вә итагать иттек дип әйтмәкләредер. Әнә шундый әдәпле хак мөэминнәр мәңгелек бәхеткә ирешүчеләр. |
|
2843 | 24 | 52 | ومن يطع الله ورسوله ويخش الله ويتقه فأولئك هم الفائزون |
| | | Берәү Аллаһуга вә расүлгә итагать итсә вә Аллаһудан курыкса һәм гөнаһлы булудан сакланса, алар бөек дәрәҗәгә ирешүчеләрдер. |
|
2844 | 24 | 53 | وأقسموا بالله جهد أيمانهم لئن أمرتهم ليخرجن قل لا تقسموا طاعة معروفة إن الله خبير بما تعملون |
| | | Монафикълар расүл хөкемен яратмаганлыкларын яшереп бик ныклап Аллаһ исеме илә ант иттеләр, әгәр син аларга йортларыннан чыгып китәргә боерсаң, әлбәттә, алар чыгарлар иде, син аларга әйт: "Ялганга ант итмәгез, итагать итүнең нәрсә икәнлеге мәгълүм эшдер, югыйсә ялганга ант итү итагать түгел, бит Аллаһ сезнең кыйлган эшләрегездән хәбәрдар. |
|
2845 | 24 | 54 | قل أطيعوا الله وأطيعوا الرسول فإن تولوا فإنما عليه ما حمل وعليكم ما حملتم وإن تطيعوه تهتدوا وما على الرسول إلا البلاغ المبين |
| | | Әйт: "Аллаһуга итагать итегез, вә расүлгә итагать итегез, әгәр аларга итагать итүдән баш тартсагыз, рәсүлнең бурычы фәкать Аллаһуның хөкемнәрен сезгә ирештерү генә, вә сезнең бурычыгыз расүл йөкләгәнне үтәүдер, әгәр расүлгә итагать итсәгез, туры юлга күнелерсез, расүлгә Аллаһ хөкемнәрен ачык итеп ирештерү ваҗибдер. |
|
2846 | 24 | 55 | وعد الله الذين آمنوا منكم وعملوا الصالحات ليستخلفنهم في الأرض كما استخلف الذين من قبلهم وليمكنن لهم دينهم الذي ارتضى لهم وليبدلنهم من بعد خوفهم أمنا يعبدونني لا يشركون بي شيئا ومن كفر بعد ذلك فأولئك هم الفاسقون |
| | | Иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөселманнарны Аллаһ җир өстенә хуҗа итәргә вәгъдә кылды болардан әүвәлге мөселманнарны хуҗа иткән кеби, һәм Үзе аларга риза булып биргән ислам динен загыйфьләтмичә таза һәлендә сакларга вәгъдә кыллы, дәхи дошманнарыннан куркып яшәүне иминлеккә, тынычлыкка алыштырырга вәгъдә кылды. Миңа гына гыйбәдәт кылырлар вә Миңа һич кемне тиңдәш кылмаслар. Ошбу Аллаһуның вәгъдәсеннән һәм Аның ярдәменнән соң берәү артка чигенеп мөртәт булса, ул кешеләр – фасыйклардыр. |
|
2847 | 24 | 56 | وأقيموا الصلاة وآتوا الزكاة وأطيعوا الرسول لعلكم ترحمون |
| | | Ий мөэминнәр намазларыгызны вакытында укыгыз, зәкятләрегезне бирегез һәм расүлгә итагать итегез, шаять Аллаһудан рәхмәт ителерсез! |
|