نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5665 | 77 | 43 | كلوا واشربوا هنيئا بما كنتم تعملون |
| | | Ашагыз, эчегез тәмләп, ләззәт белән кылган изге гамәлләрегез өчен! |
|
5666 | 77 | 44 | إنا كذلك نجزي المحسنين |
| | | Тәхкыйк Без Аллаһуга итагать итүче яхшы мөселманнарга яхшы нигъмәтләр бирәбез. |
|
5667 | 77 | 45 | ويل يومئذ للمكذبين |
| | | Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
|
5668 | 77 | 46 | كلوا وتمتعوا قليلا إنكم مجرمون |
| | | Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, дөньяда аз гына заман ашап-эчеп файдаланып калыгыз, тәхкыйк сез бозык эш кылучыларсыз. |
|
5669 | 77 | 47 | ويل يومئذ للمكذبين |
| | | Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
|
5670 | 77 | 48 | وإذا قيل لهم اركعوا لا يركعون |
| | | Әгәр аларга намаз укыгыз диелсә һич укымас иделәр. |
|
5671 | 77 | 49 | ويل يومئذ للمكذبين |
| | | Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә һәм ышанып та Коръән белән гамәл кылмаучыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
|
5672 | 77 | 50 | فبأي حديث بعده يؤمنون |
| | | Ул гафил кешеләр ошбу Коръәннән соң нинди сүзләргә ышаналар? Коръәнне ташлап нәрсәгә тотынырлар? |
|
5673 | 78 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم عم يتساءلون |
| | | Мәккә мөшрикләре нәрсәдән сорашалар? Мухәммәд г-м кыямәт хакында сөйләгәч: "Мухәммәд нәрсә сөйли", – дип бер-берсеннән сораштылар". |
|
5674 | 78 | 2 | عن النبإ العظيم |
| | | Алар олугъ кыямәт хәбәреннән һәм ахирәтнең барча хәленнән" хәбәр бирүче Коръәннән сорашалар. |
|