نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5257 | 67 | 16 | أأمنتم من في السماء أن يخسف بكم الأرض فإذا هي تمور |
| | | Әйә сез кешеләр тыныч булдыгызмы күктәге фәрештәләрнең сезгә ґәзаб алып килүләреннән җиргә йоттырулары белән, җир сезне астына алганчы хәрәкәтләнер. |
|
5258 | 67 | 17 | أم أمنتم من في السماء أن يرسل عليكم حاصبا فستعلمون كيف نذير |
| | | Әйә сез тыныч булдыгызмы күктәге фәрештәләрнең таш яудыра торган каты җил белән сезне һәлак итүләреннән? Тиздән белерсез Безнең куркытуыбызның хаклыгын! |
|
5259 | 67 | 18 | ولقد كذب الذين من قبلهم فكيف كان نكير |
| | | Тәхкыйк бу кәферләрдән элгәреге кәферләр пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар, аларга Минем мәкерем, ґәзаб белән тотмаклыгым ничек булды? |
|
5260 | 67 | 19 | أولم يروا إلى الطير فوقهم صافات ويقبضن ما يمسكهن إلا الرحمن إنه بكل شيء بصير |
| | | Әйә алар күрмиләрме, гыйбрәт күзе илә карамыйлармы өсләрендә очып йөргән кошларга, канатларын җәярләр һәм кабыргаларын кысарлар. Ул кошларны һавада тотучы юк, мәгәр Аллаһ Үзе генә тотадыр, Ул – Аллаһ һәр нәрсәне күрүчедер. |
|
5261 | 67 | 20 | أمن هذا الذي هو جند لكم ينصركم من دون الرحمن إن الكافرون إلا في غرور |
| | | Аллаһудан башка кая сезгә ярдәм итүче ґәскәр, ошбу сынымнарыгызмы сезгә ярдәм итүче? Кәферләрнең эше һичнәрсә түгел, мәгәр адашып алдану гынадыр. |
|
5262 | 67 | 21 | أمن هذا الذي يرزقكم إن أمسك رزقه بل لجوا في عتو ونفور |
| | | Кая Аллаһудан башка сезләрне кем ризыкландыра, әллә сынымнарыгыз яки патшаларыгыз ризыкландырамы? Әгәр Аллаһ бирә торган ризыгын бирмичә туктатып куйса? Бәлки кәферләр моны белә торып тәкәбберләнеп карышмакта һәм хактан качмакта таза тордылар. |
|
5263 | 67 | 22 | أفمن يمشي مكبا على وجهه أهدى أمن يمشي سويا على صراط مستقيم |
| | | Әйә хаклыкны күрмәскә вә Коръән нуры илә файдаланмаска тырышып йөзтүбән аяк астына гына карап йөргән кешеме туры юлга күнелүчерәк, яки Коръән вә сөннәт белән танышып, хак белән батыл арасын аерып туры юлны карап, күреп барган кешеме хак юлга күнелүчерәк? |
|
5264 | 67 | 23 | قل هو الذي أنشأكم وجعل لكم السمع والأبصار والأفئدة قليلا ما تشكرون |
| | | Әйт: "Ул – Аллаһ сезне юктан бар кылды вә сезгә хак сүзне ишетмәк өчен колак бирде, вә гыйбрәтләрне күрмәк өчен күз бирде, вә фикерләп хак белән батылны аермак өчен күңел бирде, бу нигъмәтләргә караганда сезнең шөкер итүләрегез бик аздыр. |
|
5265 | 67 | 24 | قل هو الذي ذرأكم في الأرض وإليه تحشرون |
| | | Әйт: "Ул – Аллаһ сезне җирдә яратты, вә Аның хозурына кубарылырсыз". |
|
5266 | 67 | 25 | ويقولون متى هذا الوعد إن كنتم صادقين |
| | | Кәферләр әйтәләр: "вәгъдә ителгән кыямәт көне кайчан була, дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз, әйтегез?" – дип. |
|