نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4800 | 53 | 16 | إذ يغشى السدرة ما يغشى |
| | | Ул агачны күп фәрештәләр каплаган иде. |
|
4801 | 53 | 17 | ما زاغ البصر وما طغى |
| | | Мухәммәд г-мнең күзе шул агачтан һәм фәрештәләрдән читкә авышмады һәм куелган чиктән уңга-сулга үтмәде. |
|
4802 | 53 | 18 | لقد رأى من آيات ربه الكبرى |
| | | Тәхкыйк ул күрде мигъраҗдә Раббысының олугъ галәмәт вә дәлилләрен. |
|
4803 | 53 | 19 | أفرأيتم اللات والعزى |
| | | Лут, Гүзза исемле сынымнарны күрдегезме? |
|
4804 | 53 | 20 | ومناة الثالثة الأخرى |
| | | Вә алардан башка өченче Мәнат исемле сынымны күрәсезме? Ягъни шул һичнәрсәгә ярамаган сынымнар Аллаһуның ярдәмчесе яки угыллары була алалармы? |
|
4805 | 53 | 21 | ألكم الذكر وله الأنثى |
| | | Ий мөшрикләр, үзегезгә ир балалар булып үзегез яратмаган кыз балаларны Аллаһуга иснад итәсезме? Ягъни Аллаһуның кыз балалары бар дисезме? |
|
4806 | 53 | 22 | تلك إذا قسمة ضيزى |
| | | Әгәр ир балаларны – үзләренә, кыз балаларны – Аллаһуга бүлә торган булсалар, бу бүлү тиешсез, үлчәүсез бүлүдер. Ягъни мөшрикләр Лут, Гүзза, Мәнат исемнәрне сынымнарга бирделәр дә аларны Аллаһның кызлары диделәр. |
|
4807 | 53 | 23 | إن هي إلا أسماء سميتموها أنتم وآباؤكم ما أنزل الله بها من سلطان إن يتبعون إلا الظن وما تهوى الأنفس ولقد جاءهم من ربهم الهدى |
| | | Ул сынымнар һичнәрсә түгел мәгәр үзегез һәм аталарыгыз кушкан исем генәдер, Аллаһ ул сынымнарны Илаһә тотарга һәм Аллаһуның кызлары дияргә бер нинди дәлил иңдермәде. Алар дәлилгә иярмәделәр, мәгәр сукыр заннарына иярделәр һәм нәфесләре сөйгән нәрсәләргә генә иярделәр, тәхкыйк аларга Раббыларыннан туры юлны күрсәтүче Коръән килде. |
|
4808 | 53 | 24 | أم للإنسان ما تمنى |
| | | Әллә кеше үзенә ни теләсә, шул булып торамы? Яки сынымнар мөшрикләрнең теләген үтиләрме? |
|
4809 | 53 | 25 | فلله الآخرة والأولى |
| | | Бит дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да Аллаһу тәгаләнекедер, Аңардан узып һичкем файдалана алмас. |
|