نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4081 | 39 | 23 | الله نزل أحسن الحديث كتابا متشابها مثاني تقشعر منه جلود الذين يخشون ربهم ثم تلين جلودهم وقلوبهم إلى ذكر الله ذلك هدى الله يهدي به من يشاء ومن يضلل الله فما له من هاد |
| | | Аллаһ сүзләрнең күркәмрәген иңдерде, ул сүзләр аятьләре бер-берсенә охшаган китаптыр, анда хөкеми аятьләр икешәр мәртәбә зекер ителмештер, ґәзабларны сөйләгән аятьләрне укыганда, Аллаһудан курыккан кешеләрнең тиреләре тетрәр, соңра күңелләре вә тиреләре Аллаһ зекере белән карарланыр. Ошбу Коръән Аллаһ һидәятедер, аның белән үзе теләгән кешене туры юлга күндерер. Вә берәүне Аллаһ адаштырса, аңа туры юлны бирүче булмас. |
|
4082 | 39 | 24 | أفمن يتقي بوجهه سوء العذاب يوم القيامة وقيل للظالمين ذوقوا ما كنتم تكسبون |
| | | Кыямәт көнне куллары богауланып каты ґәзабка йөзтүбән салынган кеше, җәннәткә кереп имин булган кеше белән бертигез булырмы? Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәргә кәсеп иткән золымыгызның ґәзабын татыгыз, диелер. |
|
4083 | 39 | 25 | كذب الذين من قبلهم فأتاهم العذاب من حيث لا يشعرون |
| | | Хәзерге кәферләрдән әүвәлге кәферләр дә пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар, аларга һич сиздермичә ґәзаб килде. |
|
4084 | 39 | 26 | فأذاقهم الله الخزي في الحياة الدنيا ولعذاب الآخرة أكبر لو كانوا يعلمون |
| | | Аллаһ аларга дөнья тереклегендә хурлыкны татытты, вә аларга ахирәт ґәзабы олугърактыр, әгәр белер булсалар. |
|
4085 | 39 | 27 | ولقد ضربنا للناس في هذا القرآن من كل مثل لعلهم يتذكرون |
| | | Без бу Коръәндә кешеләргә төрле мисаллар китердек, шаять кешеләр вәгазьләнерләр. |
|
4086 | 39 | 28 | قرآنا عربيا غير ذي عوج لعلهم يتقون |
| | | Ул Коръән ґәрәб телендә булып кимчелекле булмаган хәлдә шаять Аллаһуга тәкъвалык кылырлар. |
|
4087 | 39 | 29 | ضرب الله مثلا رجلا فيه شركاء متشاكسون ورجلا سلما لرجل هل يستويان مثلا الحمد لله بل أكثرهم لا يعلمون |
| | | Аллаһ ике ирне мисал итеп күрсәтә: берсенең хуҗалары күп булып, хуҗалары бар да әмер иткәндә кайсысының әмерен үтим икән, дип аптырап каладыр. Икенче ирнең хуҗасы бер генә булып, хуҗасы ни әйтсә шуны эшләп хуҗасын риза кыладыр. Күп хуҗалысы мөшриккә мисал, бер генә хуҗалысы мөэмингә мисалдыр. Мактау Аллаһуга хасдыр, бәлки кешеләрнең күбрәге белмиләр. |
|
4088 | 39 | 30 | إنك ميت وإنهم ميتون |
| | | Ий Мухәммәд г-м, син дә үлүче, алар да үлүчеләрдер, үлемгә хәзерләнегез. |
|
4089 | 39 | 31 | ثم إنكم يوم القيامة عند ربكم تختصمون |
| | | Соңра, ий кешеләр, кыямәт көнендә Раббыгыз хозурында дөньядагы золымнарыгыз өчен низагьлашырсыз. |
|
4090 | 39 | 32 | فمن أظلم ممن كذب على الله وكذب بالصدق إذ جاءه أليس في جهنم مثوى للكافرين |
| | | Аллаһуның баласы бар, дип, Аллаһуга ялган сөйләгән кешедән дә залимрәк кеше бармы? Вә хаклык белән килгән Коръәнне ялганга тотучыдан да залимрәк кеше бармы? Югыйсә, кәферләргә җәһәннәмдә урын юк, дип уйлыйлармы, әлбәттә, аларга анда урын бар. |
|