نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4633 | 50 | 3 | أإذا متنا وكنا ترابا ذلك رجع بعيد |
| | | Әйә без үлгәч череп туфрак булсак та янә терелербезме? Үлеп черегәннән соң янә терелеп тереклеккә кайту бик ерактыр, ягъни үлгәннән соң терелү һич булмас, диделәр. |
|
4634 | 50 | 4 | قد علمنا ما تنقص الأرض منهم وعندنا كتاب حفيظ |
| | | Без, әлбәттә, белдек үлгән кешеләрнең тәнен җир ашап бетергәнен, ләкин тергезү Безгә һич авыр булмас, вә Безнең хозурымызда һәрнәрсә язылып сакланган китап бардыр. |
|
4635 | 50 | 5 | بل كذبوا بالحق لما جاءهم فهم في أمر مريج |
| | | Бәлки алар хаклык белән килгән Коръәнне дә ялган диделәр, алар саташып чуалчык эшкә төшкәннәр, чуалуларының очы-кырые юктыр. |
|
4636 | 50 | 6 | أفلم ينظروا إلى السماء فوقهم كيف بنيناها وزيناها وما لها من فروج |
| | | Әйә ул гафилләр өсләрендәге күккә карамыйлармы. Без аны ничек терәксез төзедек, вә ул күкне йолдызлар белән зиннәтләдек, вә ул күктә һич нинди ярык, кимчелек юкдыр. |
|
4637 | 50 | 7 | والأرض مددناها وألقينا فيها رواسي وأنبتنا فيها من كل زوج بهيج |
| | | Дәхи җирне киң кылдык вә анда таулар салдык, вә җирдә үстердек һәр үсемлекне аталы-аналы итеп, ул үсемлекләр күңелләрне раушан кыладыр. |
|
4638 | 50 | 8 | تبصرة وذكرى لكل عبد منيب |
| | | Күңел күзе илә күреп фикерләмәк һәм вәгазьләнмәк өчен һәрбер Аллаһуга кайтучы инабәтле бәндәләргә. |
|
4639 | 50 | 9 | ونزلنا من السماء ماء مباركا فأنبتنا به جنات وحب الحصيد |
| | | Дәхи Без күктән файдалы булган суны иңдердек, аның белән бакчалар үстердек, вә үстердек урып алына торган игеннәрне. |
|
4640 | 50 | 10 | والنخل باسقات لها طلع نضيد |
| | | Вә озын, төз хөрмә агачын үстердек, ул хөрмәнең тезелгән бөреләре бардыр. |
|
4641 | 50 | 11 | رزقا للعباد وأحيينا به بلدة ميتا كذلك الخروج |
| | | Бәндәләргә ризык булсын өчен ул су белән шәһәрләрнең үлгән табигатен тергездек. Каберләрдән кубарылып чыгу да шулай булыр. |
|
4642 | 50 | 12 | كذبت قبلهم قوم نوح وأصحاب الرس وثمود |
| | | Болардан элек Нух кавеме, вә коега табынучы кавем, вә Сәмуд кавеме пәйгамбәрләргә ышанмадылар. |
|