نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4430 | 44 | 16 | يوم نبطش البطشة الكبرى إنا منتقمون |
| | | Килер җәза көне, ул көндә Без аларны куәт белән тотарбыз, чөнки ул көндә Без үч алучыбыз. |
|
4431 | 44 | 17 | ولقد فتنا قبلهم قوم فرعون وجاءهم رسول كريم |
| | | Ошбу кәферләрдән элек Фиргаун кавеменә күп мал биреп сынадык, вә аларга хөрмәтле пәйгамбәр Муса ачык галәмәтләр белән килде. |
|
4432 | 44 | 18 | أن أدوا إلي عباد الله إني لكم رسول أمين |
| | | Ул әйтте: "Ий Аллаһ бәндәләре миңа Аллаһ хакларын үтәгез, ягъни Аллаһуга ышаныгыз һәм Аны бер генә дип белегез һәм Аңа гына гыйбадәт кылыгыз, вә миңа итагать итегез, миң сезгә Аллаһуның пәйгамбәренең вәхий белән имнимен, ягыш ялганчы, хыянәтче түгелмен. |
|
4433 | 44 | 19 | وأن لا تعلوا على الله إني آتيكم بسلطان مبين |
| | | Аллаһуның вәхиен һәм пәйгамбәрен кимсетеп олугъланмагыз, чөнки мин сезгә пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр белән килдем. |
|
4434 | 44 | 20 | وإني عذت بربي وربكم أن ترجمون |
| | | Кәферләр Мусаны таш белән бәреп үтерәбез диделәр, Муса әйтте: "Мине таш белән бәреп үтермәгегездән, сезнең дә минем дә Раббыбыз булган Аллаһуга тәвәккәл кылдым вә Аңа тотындым. |
|
4435 | 44 | 21 | وإن لم تؤمنوا لي فاعتزلون |
| | | Әгәр сез миңа иман китермәсәгез, мине үз ихтыярыма куегыз ягъни җибәрегез", – диде, алар исә җибәрмәделәр. |
|
4436 | 44 | 22 | فدعا ربه أن هؤلاء قوم مجرمون |
| | | Муса Раббысына дога кылып әйтте ки, ий Раббым, бу кавем азган кәфер кавемдер миңа итагать итмиләр, дип. |
|
4437 | 44 | 23 | فأسر بعبادي ليلا إنكم متبعون |
| | | Аллаһ әйтте: "Төнлә Минем бәндәләрем Ягькуб балаларын алып Мысырдан качып китегез, алар исә сезнең артыгыздан куарга чыгарлар. |
|
4438 | 44 | 24 | واترك البحر رهوا إنهم جند مغرقون |
| | | Үзегез чыккан диңгездәге юлларны ачык көенчә калдыр, чөнки сезнең артыгыздан Фиргаун кавеме кереп батып һәлак булачаклар." |
|
4439 | 44 | 25 | كم تركوا من جنات وعيون |
| | | Фиргаун кавеме суга батып һәлак булганда, Мысырда күпме бакчалары вә елгалары калды. |
|