نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3808 | 37 | 20 | وقالوا يا ويلنا هذا يوم الدين |
| | | Кәферләр әйтерләр: "Бу җәза көнедер бүген безгә хәсрәт вә һәлакәтлек, кылган явызлыгыбызның җәзасын бүген күрәбез". |
|
3809 | 37 | 21 | هذا يوم الفصل الذي كنتم به تكذبون |
| | | Фәрештәләр кәферләргә әйтерләр: "Менә бу көн сез ышанмаган хак җәза көнедер һәм җәһәннәмгә керәсе кешеләр җәннәткә керәсе кешеләрдән аерыласы көндер. |
|
3810 | 37 | 22 | احشروا الذين ظلموا وأزواجهم وما كانوا يعبدون |
| | | (дәвамы түбәндәрәк) |
|
3811 | 37 | 23 | من دون الله فاهدوهم إلى صراط الجحيم |
| | | Залимнәрне вә хатыннарын, вә дусларын һәм Аллаһудан башка гыйбадәт кылган сынымнарын кубарыгыз һәм аларны ут юлына куыгыз! |
|
3812 | 37 | 24 | وقفوهم إنهم مسئولون |
| | | Вә аларны җәһәннәм алдында туктатыгыз, чөнки кылган эшләреннән, әлбәттә, алардан сорау булыр: |
|
3813 | 37 | 25 | ما لكم لا تناصرون |
| | | "Сезгә ни булды, дөньядагы кеби бер-берегезгә ярдәм итешмисез?" |
|
3814 | 37 | 26 | بل هم اليوم مستسلمون |
| | | Бәлки алар ул көндә ярдәм итешүдән гаҗиз булып, хур булганнары хәлдә Аллаһ әмеренә баш июче булырлар. |
|
3815 | 37 | 27 | وأقبل بعضهم على بعض يتساءلون |
| | | Вә алар бер-берсен ґәепләп шелтә кылырлар. |
|
3816 | 37 | 28 | قالوا إنكم كنتم تأتوننا عن اليمين |
| | | Иярүчеләр олугъларына әйтерләр: "Без хаклыктабыз дип, ант итеп, безне алдадыгыз, без сезгә иярдек". |
|
3817 | 37 | 29 | قالوا بل لم تكونوا مؤمنين |
| | | Олугълары әйтерләр: "Сез үзегез хак мөэмин булмагансыз, әгәр Коръән сүзләренә ышанган булсагыз, безгә иярмәгән булыр идегез. |
|