نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3804 | 37 | 16 | أإذا متنا وكنا ترابا وعظاما أإنا لمبعوثون |
| | | Янә кәферләр әйттеләр: "Әйә без үлеп сөякләребез дә череп туфрак булгач, яңадан терелеп кубарылырбызмы? |
|
3805 | 37 | 17 | أوآباؤنا الأولون |
| | | Яки безнең әүвәлдәге бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы?" |
|
3806 | 37 | 18 | قل نعم وأنتم داخرون |
| | | Син аларга әйт: "Әйе үзегез һәм бабаларыгыз да хур вә мескен хәлдә кубарылырсыз". |
|
3807 | 37 | 19 | فإنما هي زجرة واحدة فإذا هم ينظرون |
| | | Кешеләрнең терелеп каберләреннән чыгулары фәкать бер тавыш белән булыр, ул эшнең Аллаһуга һич авырлыгы юк, һәм Аллаһу хозурына җыелгач, безгә ни булыр инде, дип көтәрләр. |
|
3808 | 37 | 20 | وقالوا يا ويلنا هذا يوم الدين |
| | | Кәферләр әйтерләр: "Бу җәза көнедер бүген безгә хәсрәт вә һәлакәтлек, кылган явызлыгыбызның җәзасын бүген күрәбез". |
|
3809 | 37 | 21 | هذا يوم الفصل الذي كنتم به تكذبون |
| | | Фәрештәләр кәферләргә әйтерләр: "Менә бу көн сез ышанмаган хак җәза көнедер һәм җәһәннәмгә керәсе кешеләр җәннәткә керәсе кешеләрдән аерыласы көндер. |
|
3810 | 37 | 22 | احشروا الذين ظلموا وأزواجهم وما كانوا يعبدون |
| | | (дәвамы түбәндәрәк) |
|
3811 | 37 | 23 | من دون الله فاهدوهم إلى صراط الجحيم |
| | | Залимнәрне вә хатыннарын, вә дусларын һәм Аллаһудан башка гыйбадәт кылган сынымнарын кубарыгыз һәм аларны ут юлына куыгыз! |
|
3812 | 37 | 24 | وقفوهم إنهم مسئولون |
| | | Вә аларны җәһәннәм алдында туктатыгыз, чөнки кылган эшләреннән, әлбәттә, алардан сорау булыр: |
|
3813 | 37 | 25 | ما لكم لا تناصرون |
| | | "Сезгә ни булды, дөньядагы кеби бер-берегезгә ярдәм итешмисез?" |
|