نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
347 | 3 | 54 | ومكروا ومكر الله والله خير الماكرين |
| | | Кәферләр Гыйсага явыз хәйлә кордылар. Аллаһ аларга каршы көчле хәйләне корды. Бит Аллаһ хәйлә коручыларның хәерлесе вә көчлеседер. Кәферләр Гыйсаны гаепләргә, үзләрен дөресләргә дәлил тапмагач, ниһаять, ачуларыннан Гыйсаны үтерергә әмер бирделәр. Мөселманнар арасында кәферләргә сатылган бер монафикъ бар иде, кәферләр Гыйсаны үтерергә карар чыгаргач, шул монафыйк, Гыйса кергән өйгә кәферләрне җыеп алып килде. Ләкин бу вакытта Аллаһ Гыйсаны күккә күтәргән иде инде. Монафикъ, Гыйсаны тотабыз дип өйгә кергәч, Аллаһ аның сурәтен Гыйса сурәтенә кертте. Кәферләр аны Гыйса дип белеп, тотып алып, асып үтерделәр. Менә аларга Аллаһуның бер хәйләсе шул булды. |
|
348 | 3 | 55 | إذ قال الله يا عيسى إني متوفيك ورافعك إلي ومطهرك من الذين كفروا وجاعل الذين اتبعوك فوق الذين كفروا إلى يوم القيامة ثم إلي مرجعكم فأحكم بينكم فيما كنتم فيه تختلفون |
| | | Аллаһ әйтте: "Ий Гыйса, Мин, әлбәттә, сине үтерүче һәм үз хозурыма күтәрүчемен, һәм сине кәферләрнең явыз хәйләсеннән саклап, пычрак йогынтыларыннан пакълаучымын. Янә ий Гыйса: сиңа ияргән мөэминнәрне кыямәт көненә чаклы кәферләрдән өстен кылучымын. Кәферләр белән арагызда булган ихтыйлаф эшләрдә хөкем итәрмен. |
|
349 | 3 | 56 | فأما الذين كفروا فأعذبهم عذابا شديدا في الدنيا والآخرة وما لهم من ناصرين |
| | | Әмма Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә каты ґәзаб белән ґәзаб кылырмын, Минем ґәзабымнан котылырга аларга ярдәмче булмас. |
|
350 | 3 | 57 | وأما الذين آمنوا وعملوا الصالحات فيوفيهم أجورهم والله لا يحب الظالمين |
| | | Әмма иман китереп изге гамәлләр кылучы мөэминнәрнең әҗерен тулысынча Аллаһ үзе бирер. Ләкин Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне Аллаһ һич тә сөйми. |
|
351 | 3 | 58 | ذلك نتلوه عليك من الآيات والذكر الحكيم |
| | | Ий Мухәммәд г-м, Без сиңа укыган кыйссалар синең пәйгамбәрлегеңә ишарат итүче дәлилләр. Вә Без вәхий кылган сүзләр, барча хикмәтләрне зекер итүче Коръән көримдер. |
|
352 | 3 | 59 | إن مثل عيسى عند الله كمثل آدم خلقه من تراب ثم قال له كن فيكون |
| | | Гыйсаның атасыз халык кылынуының мисалы Аллаһ хозурында Адәм г-м кебидер. Адәмнең тәнен балчыктан төзеде дә соңра аңа "Адәм бул" диде, Адәм булды. "Тыкса да Аллаһуның "бар бул" дип әйтүе белән булды". |
|
353 | 3 | 60 | الحق من ربك فلا تكن من الممترين |
| | | Гыйса хакында булган хак сүзләр: Раббыңнан, шикләнүчеләрдән булма! |
|
354 | 3 | 61 | فمن حاجك فيه من بعد ما جاءك من العلم فقل تعالوا ندع أبناءنا وأبناءكم ونساءنا ونساءكم وأنفسنا وأنفسكم ثم نبتهل فنجعل لعنت الله على الكاذبين |
| | | Ачык дәлилләр килгәннән соң берәү Гыйса хакында синең белән бәхәсләшсә, син аларга әйт: "Без үзебез, балаларыбыз һәм хатыннарыбыз һәм сез үзегез, балаларыгыз һәм хатыннарыгыз бер урынга җыелыйк, аннары Гыйса хакында кем ялган сөйләсә аңа Аллаһуның ләгънәте булсын дип Аллаһудан сорап бер-беребезгә дога кылышырбыз" – дип. Кәферләр, мөселманнарның ләгънәте төшүдән куркып килмәделәр. |
|
355 | 3 | 62 | إن هذا لهو القصص الحق وما من إله إلا الله وإن الله لهو العزيز الحكيم |
| | | Гыйса хакында сөйләгән бу кыйсса әлбәттә хактыр. Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Аллаһ әзе генә, Ул – Аллаһ әлбәттә һәр эшендә җиңүче һәм белеп хөкем итүче. |
|
356 | 3 | 63 | فإن تولوا فإن الله عليم بالمفسدين |
| | | Әгәр Коръән белән гамәл кылып төзәлүдән баш тартсалар, шиксез Аллаһ явызлык кылучы азгыннарны белә, Аның ґәзабыннан котыла алмаслар. |
|