نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3190 | 27 | 31 | ألا تعلوا علي وأتوني مسلمين |
| | | Миңа тәкәбберлек итмәгез, итагать иткәнегез хәлдә миңа килегез", – дип язылган диде. |
|
3191 | 27 | 32 | قالت يا أيها الملأ أفتوني في أمري ما كنت قاطعة أمرا حتى تشهدون |
| | | Бәлкыйс янә үзенең янындагыларына әйтте: "Ий җәмәгать, ошбу эш хосусында нинди киңәшегез вә хәйләгез бар миңа әйтегез, мин бер эш хакында карар чыгармыйм, мәгәр сезнең белән бергә булганда гына карар чыгарамын. |
|
3192 | 27 | 33 | قالوا نحن أولو قوة وأولو بأس شديد والأمر إليك فانظري ماذا تأمرين |
| | | Бәлкыйсның ярдәмчеләре әйттеләр: "Без куәт ияләребез па сугышта каты батырлык ияләребез, шулай булса да эш сиңа тапшырылмыштыр, уйлап кара сугышыргамы яки килешергәме, ни – әйтсәң без хәзербез, сүзеңнән чыкмыйбыз". |
|
3193 | 27 | 34 | قالت إن الملوك إذا دخلوا قرية أفسدوها وجعلوا أعزة أهلها أذلة وكذلك يفعلون |
| | | Бәлкыйс әйтте: "Әгәр патшалар бер шәһәргә һөҗүм белән керсәләр, ул шәһәрне җимерәләр, һәм хөрмәтле олуг кешеләрен иң түбән вә хур итеп калдыралар, патшалар әнә шулай кылырлар. |
|
3194 | 27 | 35 | وإني مرسلة إليهم بهدية فناظرة بم يرجع المرسلون |
| | | Мин Сөләйманга бүләкләр белән илчеләр җибәрәмен, соңра карармын, илчеләр нәрсә белән кайтырлар, минем бүлегемне кабул итеп алырлармы, юкмы? Бәлкыйсның җибәргән бүләкләре: биш йөз кол, биш йөз җария, биш йөз алтын кирпече һәм башка бәяле нәрсәләр иде. |
|
3195 | 27 | 36 | فلما جاء سليمان قال أتمدونن بمال فما آتاني الله خير مما آتاكم بل أنتم بهديتكم تفرحون |
| | | Илчеләр бүләкләре белән Сөләйман хозурына килгәч, Сөләйман әйтте: "Миңа мал белән ярдәм итәсезме, Аллаһуның миңа биргән пәйгамбәрлек вә патшалык сезгә биргән малдан хәерлерәктер, бәлки сез ошбу бүләкләрегез белән үзегез мактанырсыз." |
|
3196 | 27 | 37 | ارجع إليهم فلنأتينهم بجنود لا قبل لهم بها ولنخرجنهم منها أذلة وهم صاغرون |
| | | Бүләкләр алып килгән илчегә Сөләйман әйтте: "Бар, бүләкләреңне алып кайтып Бәлкыйска тапшыр, без әлбәттә, аларга гаскәр белән барабыз, безнең гаскәребезгә каршы торырга аларның тәкъкате булмас, без аларны Сәба шәһәреннән хур итеп чыгарырбыз һәм аларның игътибарлары калмас". Илче Сөләйман әйткән сүзләрне Бәлкыйска кайтып ирештерде. Бәлкыйс Сөләйманның пәйгамбәр икәнлеген белеп, бер көнне Сөләйман янына барырга чыкты. Сөләйман Бәлкыйсның күп гаскәр белән килгәнен ерактан күрде. |
|
3197 | 27 | 38 | قال يا أيها الملأ أيكم يأتيني بعرشها قبل أن يأتوني مسلمين |
| | | Сөләйман әйтте: "Ий җәмәгать, Бәлкыйсның тәхетен миңа кем китерә алар минем яныма килеп иман китереп мөселман булганнарына чаклы? Чөнки кәфер хәлләрендә аларның нәрсәсен алырга дөрес, әмма мөселман булгач алырга дөрес булмый. |
|
3198 | 27 | 39 | قال عفريت من الجن أنا آتيك به قبل أن تقوم من مقامك وإني عليه لقوي أمين |
| | | Җен Таифәсеннән Гыйфрәт әйтте: "Син утырган урыныңнан торганчы мин ул тәхетне алып килермен, ул тәхетне сәламәт хәлендә алып килергә мин, әлбәттә, кадирмын", – дип. |
|
3199 | 27 | 40 | قال الذي عنده علم من الكتاب أنا آتيك به قبل أن يرتد إليك طرفك فلما رآه مستقرا عنده قال هذا من فضل ربي ليبلوني أأشكر أم أكفر ومن شكر فإنما يشكر لنفسه ومن كفر فإن ربي غني كريم |
| | | Аллаһ китабын яхшы белгән бер зат әйтте: "Син бер якка башыңны борып яңадан алдыңа караганыңча ул тәхетне алып килермен. Сөләйман башын күтәреп күккә карады, яңадан алдына караса, алдыңда тәхетне күрде. Сөләйман тәхетне алдында күргәч әйтте: "Бу тәхетнең шулай тиз килүе Раббымның фазълыннандыр, шөкер итәрме яки көферлек кылырмы дип мине сынар өчендер. Берәү шөкер итсә һәм үзе өчен шөкер итәдер, вә берәү нигъмәткә көферлек итсә, тәхкыйк Раббым байдыр, аның шөкер итүенә мохтаҗ түгелдер. |
|