نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3077 | 26 | 145 | وما أسألكم عليه من أجر إن أجري إلا على رب العالمين |
| | | Мин сезгә ислам шәригатен өйрәткәнем өчен хак сорамыйм, минем җиһадымның әҗере галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ хозурындадыр. |
|
3078 | 26 | 146 | أتتركون في ما هاهنا آمنين |
| | | Әйә, сез мөшрикләр ошбу азгынлыкта булган халегездә бу дөньяда мәңге калырга уйлыйсызмы? |
|
3079 | 26 | 147 | في جنات وعيون |
| | | Яхшы бакчаларда вә яхшы елгаларда. |
|
3080 | 26 | 148 | وزروع ونخل طلعها هضيم |
| | | Игеннәрдә вә өлгергән йомшак хөрмәләрдә. |
|
3081 | 26 | 149 | وتنحتون من الجبال بيوتا فارهين |
| | | Вә шатланганыгыз хәлдә тауларны тишеп өйләр ясыйсыз, ошбу нигъмәтләр эчендә мәңге калырга уйлыйсызмы? |
|
3082 | 26 | 150 | فاتقوا الله وأطيعون |
| | | Куркыгыз, Аллаһуга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз вә минем әмеремә итагать итегез. |
|
3083 | 26 | 151 | ولا تطيعوا أمر المسرفين |
| | | Юлдан чыккан мөшрикләргә итагать итмәгез. |
|
3084 | 26 | 152 | الذين يفسدون في الأرض ولا يصلحون |
| | | Ул мөшрикләр динне, кешеләрне вә тормышны бозучылардыр, алар һич нәрсәне төзәтмиләр", – дип. |
|
3085 | 26 | 153 | قالوا إنما أنت من المسحرين |
| | | Мөшрикләр әйттеләр: "Ий син Салих, ничә кат сихерләнеп гакыллары шашкан кешеләрдәнсең. |
|
3086 | 26 | 154 | ما أنت إلا بشر مثلنا فأت بآية إن كنت من الصادقين |
| | | Синең артык җирең юк, безнең кеби бер кешесең, әгәр дөрес пәйгамбәр булсаң, безгә бер галәмәт китер". |
|