نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2529 | 21 | 46 | ولئن مستهم نفحة من عذاب ربك ليقولن يا ويلنا إنا كنا ظالمين |
| | | Әгәр аларны Раббыңның ґәзабыннан аз гынасы тотса, әлбәттә әйтерләр иде: "Вәй безгә һәлакәтлек килде, чөнки без шиксез залим булдык", – дип. |
|
2530 | 21 | 47 | ونضع الموازين القسط ليوم القيامة فلا تظلم نفس شيئا وإن كان مثقال حبة من خردل أتينا بها وكفى بنا حاسبين |
| | | Кыямәт көне өчен Без гадел үлчәүне куярбыз, савабы киметелеп яки гөнаһы арттырылып, һичкемгә золым итү булмас, гәрчә яхшылыгы горчич орлыгы хәтле генә булса да аны үлчәүгә куярбыз. Хисаб итеп җәза бирмәк өчен Мин җитәрмен! |
|
2531 | 21 | 48 | ولقد آتينا موسى وهارون الفرقان وضياء وذكرا للمتقين |
| | | Тәхкыйк Без Муса илә Һарунга хак белән батыл арасын аеручы китап бирдек, вә наданлык караңгылыгында белем бирдек, вә Аллаһудан куркучы тәкъваларга ул китапны вәгазь итеп бирдек. |
|
2532 | 21 | 49 | الذين يخشون ربهم بالغيب وهم من الساعة مشفقون |
| | | Алар күрмичә күргән кеби Аллаһудан куркалар, вә алар кыямәттән дә тетрәп куркучылардыр. |
|
2533 | 21 | 50 | وهذا ذكر مبارك أنزلناه أفأنتم له منكرون |
| | | Вә ошбу Коръән кешеләр мохтаҗ булган нәрсәләрне ачык бәян итүчедер, кешеләр өчен күп хәерледер, аны Мухәммәд г-мгә иңдердек. Әйә сез имансызлар Коръәнне инкяр итәсезме? |
|
2534 | 21 | 51 | ولقد آتينا إبراهيم رشده من قبل وكنا به عالمين |
| | | Тәхкыйк Ибраһим г-мгә бәлагатькә ирешмәс борын ук файда белән зарарны аерырлык белем бирдек, аңа биргән нәрсәбезгә аның әһел икәнен белер идек. |
|
2535 | 21 | 52 | إذ قال لأبيه وقومه ما هذه التماثيل التي أنتم لها عاكفون |
| | | Атасына вә кавеменә әйтте: "Сез бик нык бирелеп даим гыйбадәт кылган бу сурәтләр, алар нәрсә". |
|
2536 | 21 | 53 | قالوا وجدنا آباءنا لها عابدين |
| | | Әйттеләр: "Аталарыбызны шул сурәтләргә гыйбадәт кылучылар таптык, без дә шул сурәтләргә гыйбадәт кылабыз". |
|
2537 | 21 | 54 | قال لقد كنتم أنتم وآباؤكم في ضلال مبين |
| | | Ибраһим әйтте: "Тәхкыйк сез үзегез вә аталарыгыз ачык адашуда булдыгыз". |
|
2538 | 21 | 55 | قالوا أجئتنا بالحق أم أنت من اللاعبين |
| | | Әйттеләр: "Аталарыбыз адашкан булса, әйә син хак юл белән килдеңме яки бу сүзләреңне безгә уйнап сөйлисеңме?" |
|