نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2502 | 21 | 19 | وله من في السماوات والأرض ومن عنده لا يستكبرون عن عبادته ولا يستحسرون |
| | | Җирдә вә күкләрдә булган затлар Аллаһ мәхлукларыдыр, дәхи Аның хозурында булган фәрештәләр, Аллаһуга гыйбадәт кылудан тәкәбберләнмәсләр һәм ялыкмаслар. |
|
2503 | 21 | 20 | يسبحون الليل والنهار لا يفترون |
| | | Кичә вә көндез Аллаһуны мактап тәсбих әйтерләр, алар һич тә арымаслар. |
|
2504 | 21 | 21 | أم اتخذوا آلهة من الأرض هم ينشرون |
| | | Әйә ул мөшрикләр, җирдән чыккан алтын, көмешләрдән үзләренә Илаһә ясадылармы, ул Илаһәләр үлекләрне тергезерләр. Аллаһ бу сүзне кәферләрне хурлап әйтте. Җансыз нәрсә үлекне тергезә аламы? |
|
2505 | 21 | 22 | لو كان فيهما آلهة إلا الله لفسدتا فسبحان الله رب العرش عما يصفون |
| | | Әгәр Аллаһудан башка тагын бер Аллаһ булса иде, әлбәттә, җир вә күк бозылыр иде. Ґәрешнең Раббысы булган – Аллаһ, мөшрикләр ифтира кылган сыйфатлардан бик пакь. |
|
2506 | 21 | 23 | لا يسأل عما يفعل وهم يسألون |
| | | Аллаһ, үзенең эшләгән эшләреннән соралмас, әмма кешеләр эшләгән эшләреннән соралырлар. |
|
2507 | 21 | 24 | أم اتخذوا من دونه آلهة قل هاتوا برهانكم هذا ذكر من معي وذكر من قبلي بل أكثرهم لا يعلمون الحق فهم معرضون |
| | | Әйә алар Аллаһудан башка бернәрсәне Илаһә тоттылармы? Бу эшегез дөрес булса, дәлилегезне китерегез диген! Бу Коръән минем белән бергә булган өммәтемнең, китабының хәерлеседер вә элекке өммәтнең китабының хәерлеседер диген! Бәлки кешеләрнең күбрәге Коръәннең дөреслеген белмиләр, шуның өчен Коръән белән гамәл кылудан баш тарталар. |
|
2508 | 21 | 25 | وما أرسلنا من قبلك من رسول إلا نوحي إليه أنه لا إله إلا أنا فاعبدون |
| | | Ий Мухәммәд г-м, синнән элек җибәрелмәдек рәсүлләрдән, мәгәр җибәрсәк, аларга вәхий иңдердек: "Дөреслектә Миннән башка гыйбадәт кыйлырга яраклы һичбер Илаһә юк, мәгәр Мин үзем генә, Миңа гына гыйбадәт кыйлыгыз! |
|
2509 | 21 | 26 | وقالوا اتخذ الرحمن ولدا سبحانه بل عباد مكرمون |
| | | Мөшрикләр, Аллаһ бала тудырды диделәр. Аллаһ, бала тудыру кимчелегеннән ниһаять пакь! Бәлки фәрештәләр, Аллаһуның хөрмәтле колларыдыр. |
|
2510 | 21 | 27 | لا يسبقونه بالقول وهم بأمره يعملون |
| | | Ул фәрештәләр, һич Аллаһ белән сүз яраштырмаслар вә алар Аллаһ әмере буенча эш кылырлар. |
|
2511 | 21 | 28 | يعلم ما بين أيديهم وما خلفهم ولا يشفعون إلا لمن ارتضى وهم من خشيته مشفقون |
| | | Аллаһ, кешеләрнең үткәндәге эшләгән эшләрен вә киләчәктә эшләячәк эшләрен белер, һәм фәрештәләрнең алларындагы вә артларындагы эшләрен белер, ул фәрештәләр шәфәгать итмәсләр, мәгәр Аллаһ риза булган кешегә генә шәфәгать итәрләр, шулай булса да Аллаһудан куркып түбәнчелек кылучылардыр. |
|