نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2432 | 20 | 84 | قال هم أولاء على أثري وعجلت إليك رب لترضى |
| | | Муса әйтте: "Алар минем эземнән килделәр, әмма мин үзем, йә Рабби, Синең ризалыгыңны эстәп ашыктым". |
|
2433 | 20 | 85 | قال فإنا قد فتنا قومك من بعدك وأضلهم السامري |
| | | Аллаһ әйтте: "Ий Муса, син киткәннән соң кавемеңне бәлаләндердек, Самири залим бозауга табындырып аларны адаштырды". |
|
2434 | 20 | 86 | فرجع موسى إلى قومه غضبان أسفا قال يا قوم ألم يعدكم ربكم وعدا حسنا أفطال عليكم العهد أم أردتم أن يحل عليكم غضب من ربكم فأخلفتم موعدي |
| | | Муса кавеме эшләгән эш өчен кайгырып вә ачуланып, кавеме янына кайтты. Әйтте: "Ий кавемем Раббыгыз сезгә Тәүрат бирәм дип яхшы вәгъдә кылды түгелме? Мин сезгә кырык көннән кайтам дип вәгъдә биреп киттем, әйә сезгә шул кырык көн бик озын вакыт булдымы? Яки Аллаһуның ачуы вә ґәзабы иңүен теләдегезме? Тәхкыйк Аллаһуга гына гыйбадәт кылырбыз дип миңа биргән вәгъдәгезгә хыйлафлык кылдыгыз. |
|
2435 | 20 | 87 | قالوا ما أخلفنا موعدك بملكنا ولكنا حملنا أوزارا من زينة القوم فقذفناها فكذلك ألقى السامري |
| | | Кавеме әйтте: "Без синең вәгъдәңә үз ихтыярыбыз илә хыйлафлык кылмадык, ләкин Мысырдан чыккан вакытыбызда Мысыр хатыннарының бизәк әйберләрен алган идек, ул бизәкләрне һәммәсен утка салып эреттек, Самири дә Җәбраил атының эзеннән алган туфракны утка салды. |
|
2436 | 20 | 88 | فأخرج لهم عجلا جسدا له خوار فقالوا هذا إلهكم وإله موسى فنسي |
| | | Һәм Самири шул эрегән бизәкләрдән бозау чыгарды, ул бозау сурәтендә бозау тавышы бар иде, һәм Самири вә аның иярченнәре әйттеләр: "Менә бу сезнең вә Мусаның Илаһәседер", – дип бозауга гыйбадәт кыла башладылар, һәм: "Муса бозауның үзенең Илаһәсе икәнлеген онытты, тауга Илаһә эзләп китте", – диделәр. |
|
2437 | 20 | 89 | أفلا يرون ألا يرجع إليهم قولا ولا يملك لهم ضرا ولا نفعا |
| | | Аллаһ әйтә: "Әйә алар белмиләрме бу бозау, аларга һичнәрсә сөйләмәс, әгәр бозауның үзенә сөйләсәләр, җавап бирмәс, вә аларга файда китерергә дә, зарар китерергә дә кадир булмас." |
|
2438 | 20 | 90 | ولقد قال لهم هارون من قبل يا قوم إنما فتنتم به وإن ربكم الرحمن فاتبعوني وأطيعوا أمري |
| | | Муса таудан кайтмас борын Һарун әйткән иде: "Ий кавемем, сез ошбу бозау белән бәлаләндегез, зинһар аңа гыйбадәт итмәгез, хакыйкатьтә сезнең Раббыгыз – рәхмәт иясе Аллаһу тәгаләдер, миңа иярегез вә минем әмеремә итагать итегез!" |
|
2439 | 20 | 91 | قالوا لن نبرح عليه عاكفين حتى يرجع إلينا موسى |
| | | Кавеме Һарунга әйттеләр: "Муса кайткангача бозауга гыйбадәт кылудан туктамабыз". |
|
2440 | 20 | 92 | قال يا هارون ما منعك إذ رأيتهم ضلوا |
| | | Муса, кайткач, Һарунга әйтте: "Ий Һарун, кавемең бозауга табынып азган вакытта. |
|
2441 | 20 | 93 | ألا تتبعن أفعصيت أمري |
| | | Миңа иярүдән сине нәрсә тыйды? Югыйсә минем әмеремә карыштыңмы?" |
|