نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1851 | 15 | 49 | نبئ عبادي أني أنا الغفور الرحيم |
| | | Минем хак мөэмин бәндәләремә хәбәр бир, тәхкыйк Мин үземә итагать итүче бәндәләремне ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүчемен. |
|
1852 | 15 | 50 | وأن عذابي هو العذاب الأليم |
| | | Дәхи Минем ґәзабым Миңа итагать итмәгәннәргә бик каты ґәзабтыр. |
|
1853 | 15 | 51 | ونبئهم عن ضيف إبراهيم |
| | | Дәхи бәндәләремә Ибраһимнең кунакларыннан хәбәр бир!" |
|
1854 | 15 | 52 | إذ دخلوا عليه فقالوا سلاما قال إنا منكم وجلون |
| | | Кунаклар Ибраһим янына кергәч, сәлам бирделәр, алар фәрештәләр иде, Ибраһим: "Мин сездән куркамын", – диде. |
|
1855 | 15 | 53 | قالوا لا توجل إنا نبشرك بغلام عليم |
| | | Фәрештәләр әйттеләр: "Син бездән курыкма, без сиңа шатлыклы хәбәр китердек, сездән бер галим бала туачак". |
|
1856 | 15 | 54 | قال أبشرتموني على أن مسني الكبر فبم تبشرون |
| | | Ибраһим ґәләйһис-сәләм әйтте: "Ґәҗәб, сез миңа карт көнемдә бала белән сөенеч бирәсезме? Нинди ґәҗәб нәрсә белән хәбәр бирәсез!" |
|
1857 | 15 | 55 | قالوا بشرناك بالحق فلا تكن من القانطين |
| | | Фәрештәләр әйттеләр: "Без сиңа булачак хак хәбәр белән сөенеч бирәбез, син өмет өзүчеләрдән булма!" |
|
1858 | 15 | 56 | قال ومن يقنط من رحمة ربه إلا الضالون |
| | | Ибраһим әйтте: "Әлбәттә, мөэмин бәндә Раббысының рәхмәтеннән өмет өзмәс, мәгәр адашкан кешеләр генә өмет өзәрләр". |
|
1859 | 15 | 57 | قال فما خطبكم أيها المرسلون |
| | | Ибраһим фәрештәләрдән сорады: "Миңа сөенеч бирүдән башка тагын нинди эшегез бар, ий илчеләр!?" |
|
1860 | 15 | 58 | قالوا إنا أرسلنا إلى قوم مجرمين |
| | | Фәрештәләр әйттеләр: "Без азган, чиктән чыккан кәфер халыкны һәлак итәр өчен җибәрелдек. |
|