نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1332 | 9 | 97 | الأعراب أشد كفرا ونفاقا وأجدر ألا يعلموا حدود ما أنزل الله على رسوله والله عليم حكيم |
| | | Бәдәвий ґәрәбләре, көферлектә вә монафикълыкта тагы да куәтлерәкләр һәм алар Аллаһ Үзенең расүленә иңдергән хөкемнәрне белмәскә бик лаеклыдыр, чөнки алар кырда яшиләр. Аллаһ белеп эш кылучы вә гадел хөкем итүче. |
|
1333 | 9 | 98 | ومن الأعراب من يتخذ ما ينفق مغرما ويتربص بكم الدوائر عليهم دائرة السوء والله سميع عليم |
| | | Бәдәвий ґәрәбләреннән бәгъзеләре Аллаһ юлына биргән маллары юкка чыкты дип беләләр, вә сезгә бәла-каза килүне көтәләр. Үзләренең башларына яман бәла-каза киләчәк. Аллаһ аларның сүзләрен ишетүче вә эшләрен белүче. |
|
1334 | 9 | 99 | ومن الأعراب من يؤمن بالله واليوم الآخر ويتخذ ما ينفق قربات عند الله وصلوات الرسول ألا إنها قربة لهم سيدخلهم الله في رحمته إن الله غفور رحيم |
| | | Бәдәвий ґәрәбләреннән бәгъзеләре Аллаһуга вә ахирәт көненә ышаналар һәм Аллаһ юлына биргән маллары – Аллаһуга якын булырга сәбәп дип беләләр һәм биргән маллары белән расүлүллаһның догасын өстиләр. Әгаһ булыгыз! Аларның Аллаһуга якын булу өчен биргән садакалары, әлбәттә, Аллаһуга якын булуга сәбәптер, Аллаһ аларны бик тиз рәхмәтенә кертер, шиксез, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле. |
|
1335 | 9 | 100 | والسابقون الأولون من المهاجرين والأنصار والذين اتبعوهم بإحسان رضي الله عنهم ورضوا عنه وأعد لهم جنات تجري تحتها الأنهار خالدين فيها أبدا ذلك الفوز العظيم |
| | | Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәннәрдән ярышта әүвәл алга чыгучылар, ягъни Аллаһуга вә расүлгә итагать итүдә һәм ислам динен куәтләү юлында һәрвакыт алда йөргән Мөһаҗирләр, һәм яхшылыкта Мөһаҗирләргә иярүче төп Мәдинәле ансарлар – ярдәм итүчеләр, һәм аларга ияргән башка мөселманнар, алардан Аллаһ разый булды һәм алар Аллаһудан разый булдылар. Вә аларга асларыннан елгалар ага торган җәннәтләр хәзерләнде, алар анда мәңге калырлар. Җәннәтләргә кереп анда мәңге калу – зур уңышка: мәңгелек бәхеткә ирешүдер. |
|
1336 | 9 | 101 | وممن حولكم من الأعراب منافقون ومن أهل المدينة مردوا على النفاق لا تعلمهم نحن نعلمهم سنعذبهم مرتين ثم يردون إلى عذاب عظيم |
| | | Сезнең тирәгездә булган бәдәвий ґәрәбләре арасында монафикълар бар, вә Мәдинә әһелесеннән дә бәгъзеләре икейөзлелеккә беркетелделәр. Сез аларның эшен белмисез. Аларның эшен Без беләбез. Без аларны дөньяда ике мәртәбә ґәзаб кылырбыз: яшерен булган бозык эшләрен ачып хурлыкка төшерербез, вә яман үлем белән үтерербез. Аннары ахирәттә олугъ ґәзабка кайтарылырлар. |
|
1337 | 9 | 102 | وآخرون اعترفوا بذنوبهم خلطوا عملا صالحا وآخر سيئا عسى الله أن يتوب عليهم إن الله غفور رحيم |
| | | Вә алардан икенчеләре, гөнаһларын танып, тәүбә иттеләр һәм бозык эшләрен яхшы эшләр белән капладылар. Шаять Аллаһ аларга рәхмәт итеп тәүбәләрен кабул итәр, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимле. |
|
1338 | 9 | 103 | خذ من أموالهم صدقة تطهرهم وتزكيهم بها وصل عليهم إن صلاتك سكن لهم والله سميع عليم |
| | | Әнә шул тәүбә итеп төзәлүчеләрнең малларыннан зәкят садакаларын син ал, аларны биргән садакалары белән гөнаһларыннан араларсың вә эшләрен төзәтерсең, һәм аларга дога кыл, тәхкыйк синең догаң аларның күңеленә карар, Аллаһ ишетүче вә белүче. |
|
1339 | 9 | 104 | ألم يعلموا أن الله هو يقبل التوبة عن عباده ويأخذ الصدقات وأن الله هو التواب الرحيم |
| | | Әйә алар белмиләрме? Аллаһу тәгаләнең тәүбәне вә доганы кабул иткәнлеген һәм садакаларны кабул итеп алганлыгын бәндәләреннән? Тәхкыйк Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче вә рәхмәт кылучы. |
|
1340 | 9 | 105 | وقل اعملوا فسيرى الله عملكم ورسوله والمؤمنون وستردون إلى عالم الغيب والشهادة فينبئكم بما كنتم تعملون |
| | | Әйт: "Изге гамәлләр кылыгыз! Әлбәттә, Аллаһ вә Аның расүле һәм мөэминнәр сезнең гамәлләрегезне күрерләр, вә тиздән яшеренне вә ачыкны белүче Аллаһуга кайтарылачаксыз, кылган гамәлләрегез белән Ул сезне хәбәр кылыр. |
|
1341 | 9 | 106 | وآخرون مرجون لأمر الله إما يعذبهم وإما يتوب عليهم والله عليم حكيم |
| | | Әнә алардан икенче җәмәгать бар Аллаһуның теләвенә куелмышлар, Аллаһ теләсә аларны ґәзаб кылыр яки тәүбәләрен кабул итеп рәхмәт кылыр, Аллаһ белүче вә гадел хөкем итүче. |
|