نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5550 | 74 | 55 | فمن شاء ذكره |
| | | Теләгән кеше ул Коръән белән вәгазьләнеп туры юлга керсен һәм иманлы динле булсын! |
|
5551 | 74 | 56 | وما يذكرون إلا أن يشاء الله هو أهل التقوى وأهل المغفرة |
| | | Юк ул Коръән белән һәммә кеше вәгазьләнмәс мәгәр Аллаһ теләгән кеше генә вәгазьләнер. Димәк Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны табуны Аллаһудан сорарга кирәк! Ул – Аллаһ Аның ачуыннан вә ґәзабыннан сакланырга тиешле булган заттыр һәм гөнаһларның ярлыкануын Аңардан сорарга тиешле заттыр. |
|
5552 | 75 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم لا أقسم بيوم القيامة |
| | | Әлбәттә, кыямәт көне белән ант итәмен. |
|
5553 | 75 | 2 | ولا أقسم بالنفس اللوامة |
| | | Һәм үкенеп үзен шелтә кылучы кеше белән ант итәмен. (Кыямәттә һәр кеше үзен шелтә кылыр: яхшы булса яхшылыкны ник күбрәк кылмадым дип, Яман булса яманлыкны ник кылдым, дияр). |
|
5554 | 75 | 3 | أيحسب الإنسان ألن نجمع عظامه |
| | | Әйә Адәм баласы уйлыймы – үлгәч аның черегән сөякләрен Без җыя алмабыз дип? (Күп кеше: "Сөяге череп беткән адәм ничек терелсен", – диләр). |
|
5555 | 75 | 4 | بلى قادرين على أن نسوي بنانه |
| | | Әйә көче җитүчеләрдәнбез кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә кушарга. |
|
5556 | 75 | 5 | بل يريد الإنسان ليفجر أمامه |
| | | Бәлки адәм баласы Аллаһ йөкләгәнне куеп киләчәк гомереңдә нәфесе теләгән бозык эшләрне кылып йөрергә телидер |
|
5557 | 75 | 6 | يسأل أيان يوم القيامة |
| | | Ул кеше: кыямәт кайчан була әле, дип сорыйдыр |
|
5558 | 75 | 7 | فإذا برق البصر |
| | | Һәркайчан кыямәтнең куркынычыннан күзләр тонып караңгыланса. |
|
5559 | 75 | 8 | وخسف القمر |
| | | Ай тотылса. |
|