نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5480 | 73 | 5 | إنا سنلقي عليك قولا ثقيلا |
| | | Без, әлбәттә, авыр сүзне сиңа тиз йөкләрбез, ягъни нәфес сөймәгән шәригать хөкемнәрен. |
|
5481 | 73 | 6 | إن ناشئة الليل هي أشد وطئا وأقوم قيلا |
| | | Төплә торып намаз, Коръән уку, әлбәттә, нәфескә катырак мәшәкатьтер вә укылышта сүзләре дөресерәк һәм күңелгә тәэсирлерәктер. |
|
5482 | 73 | 7 | إن لك في النهار سبحا طويلا |
| | | Әлбәттә, көндез синең эшләрең күптер, эштән бушангач тынычланып кичләрен Аллаһуга гыйбадәт кыл! |
|
5483 | 73 | 8 | واذكر اسم ربك وتبتل إليه تبتيلا |
| | | Раббыңның исемен зекер ит, Аңа гыйбадәт кыл һәм гыйбадәттә дөнья уйларыннан кисел, ныклап киселеп күңелеңне фәкать Аллаһуга багъла! |
|
5484 | 73 | 9 | رب المشرق والمغرب لا إله إلا هو فاتخذه وكيلا |
| | | Ул – Аллаһ мәшрикъның вә мәгърибнең Раббысы, һич мәгьбуд юк, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Аны барча эшләреңдә үзеңә хуҗа итеп ал! |
|
5485 | 73 | 10 | واصبر على ما يقولون واهجرهم هجرا جميلا |
| | | Вә аларның хакка каршы сөйләгән мәгънәсез сүзләренә чыда, вә аларны бер тарафка куй күркәм кую белән! |
|
5486 | 73 | 11 | وذرني والمكذبين أولي النعمة ومهلهم قليلا |
| | | Мине вә Минем белән бергә куй, Коръәнне ялган диюче байларны вә олугъларны, Мин аларны Үзем хөкем итәрмен, вә аларга бераз вакыт бир! |
|
5487 | 73 | 12 | إن لدينا أنكالا وجحيما |
| | | Тәхкыйк Безнең кулыбызда җәһәннәм һәм авыр богаулар бардыр. |
|
5488 | 73 | 13 | وطعاما ذا غصة وعذابا أليما |
| | | Дәхи тамакка утыра торган яман ашамлыклар һәм рәнҗеткүче ґәзаб бардыр. |
|
5489 | 73 | 14 | يوم ترجف الأرض والجبال وكانت الجبال كثيبا مهيلا |
| | | Кыямәт көнендә җир вә таулар селкенер, вә таулар җыелып таралган кеби булырлар. |
|