نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
5370 | 69 | 47 | فما منكم من أحد عنه حاجزين |
| | | Сезләрдән һичкем аны ґәзаб кылудан Мине туктата алмас иде. |
|
5371 | 69 | 48 | وإنه لتذكرة للمتقين |
| | | Вә шиксез Ул Коръән Аллаһудан куркып, гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр өчен вәгазь, нәсыйхәт. |
|
5372 | 69 | 49 | وإنا لنعلم أن منكم مكذبين |
| | | Тәхкыйк Без беләбез әлбәттә Сезләрдән ялганчылар бардыр. |
|
5373 | 69 | 50 | وإنه لحسرة على الكافرين |
| | | Тәхкыйк ул Коръән аның белән гамәл кылмаучы кәферләр вә аның илә гамәл кылмаучы бидеґәтче мөселманнарга да хәсрәтдер. |
|
5374 | 69 | 51 | وإنه لحق اليقين |
| | | Вә ул Коръән хаклыгы бик якын булган хакдыр. |
|
5375 | 69 | 52 | فسبح باسم ربك العظيم |
| | | Олугъ булган Раббыңны мактап Ул һәр кимчелектән пакь дип тәсбих әйт, һәм Аңа гыйбадәт кыл! |
|
5376 | 70 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم سأل سائل بعذاب واقع |
| | | Бер сораучы кәфер сорады киләчәк ґәзабны вә әйтте: "Әгәр ул Мухәммәд хәбәр биргән ґәзаб хак булса, ий Аллаһ безгә күктән таш яудыр" – дип. |
|
5377 | 70 | 2 | للكافرين ليس له دافع |
| | | Ул ґәзаб кәферләргә киләчәкдер, ул ґәзабны кире җибәрүче юк, |
|
5378 | 70 | 3 | من الله ذي المعارج |
| | | дәрәҗәләр иясе булган Аллаһудан. |
|
5379 | 70 | 4 | تعرج الملائكة والروح إليه في يوم كان مقداره خمسين ألف سنة |
| | | Фәрештәләр вә Җәбраил фәрештә Аллаһ билгеләгән югары урынга ашырлар, озынлыгы илле мең еллык көндә. |
|