نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4975 | 55 | 74 | لم يطمثهن إنس قبلهم ولا جان |
| | | Ул кызларны әүвәлдә кеше дә вә җен дә тотмаган. |
|
4976 | 55 | 75 | فبأي آلاء ربكما تكذبان |
| | | Ий кеше вә җен Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз? |
|
4977 | 55 | 76 | متكئين على رفرف خضر وعبقري حسان |
| | | Ул бакчалардагы мөэминнәр яшел түшәкләргә вә ґәҗәб матур паласларга таянучылардыр. |
|
4978 | 55 | 77 | فبأي آلاء ربكما تكذبان |
| | | Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз? |
|
4979 | 55 | 78 | تبارك اسم ربك ذي الجلال والإكرام |
| | | Раббыңның исеме бик олугъ вә бик мөбарәктер, Ул олугълык вә хөрмәт ияседер. |
|
4980 | 56 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم إذا وقعت الواقعة |
| | | Әгәр вакыйга булачак кыямәт хәле вакыйга булса, |
|
4981 | 56 | 2 | ليس لوقعتها كاذبة |
| | | ул кыямәтнең вакыйга булуын ялганлаучы була алмас. |
|
4982 | 56 | 3 | خافضة رافعة |
| | | Ул кыямәт Дөньяда тәкәбберләнеп динсез яшәгән кешеләрне түбән төшерүче вә Аллаһудан куркып түбәнчелек белән тотып яшәгән хак мөэминнәрне бөек дәрәҗәгә күтәрүчедер. |
|
4983 | 56 | 4 | إذا رجت الأرض رجا |
| | | Әгәр җирне каты хәрәкәтләндерү илә хәрәкәтләндерсә, |
|
4984 | 56 | 5 | وبست الجبال بسا |
| | | вә таулар каты тетелү илә тетелсәләр |
|