نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4234 | 41 | 16 | فأرسلنا عليهم ريحا صرصرا في أيام نحسات لنذيقهم عذاب الخزي في الحياة الدنيا ولعذاب الآخرة أخزى وهم لا ينصرون |
| | | Без аларга бәхетсез көннәрдә яңгырсыз көчле җил җибәрдек, дөнья тереклегенең хур итүче ґәзабын татытмаклыгыбыз өчен, мактанучылар куәтләре белән җилгә каршы тора алмадылар, һәлак булдылар, әмма ахирәт ґәзабы хәсрәтлерәк вә катырактыр, анда аларга ярдәм бирелмәс. |
|
4235 | 41 | 17 | وأما ثمود فهديناهم فاستحبوا العمى على الهدى فأخذتهم صاعقة العذاب الهون بما كانوا يكسبون |
| | | Әмма Сәмуд кавеменә һидәятне ачык бәян иттек, алар исә иманлы булудан кәфер булуны артык күрделәр, аларны кәсеб иткән явызлыклары сәбәпле хур итүче каты ґәзаб тотты. |
|
4236 | 41 | 18 | ونجينا الذين آمنوا وكانوا يتقون |
| | | Вә ул ґәзабтан иман китереп гөнаһлардан сакланучы хак мөэминнәрне коткардык. |
|
4237 | 41 | 19 | ويوم يحشر أعداء الله إلى النار فهم يوزعون |
| | | Аллаһ дошманнары җәһәннәмгә кертелсәләр, әүвәл кергәннәре туктап соңыннан кергәннәрне көтәрләр, бер-берсен күрсеннәр өчен. |
|
4238 | 41 | 20 | حتى إذا ما جاءوها شهد عليهم سمعهم وأبصارهم وجلودهم بما كانوا يعملون |
| | | Алар җәһәннәмгә кергәч, алар өстеннән хәтта колаклары, күзләре, вә тиреләре кылган бозык эшләреннән шәһадәт бирерләр. |
|
4239 | 41 | 21 | وقالوا لجلودهم لم شهدتم علينا قالوا أنطقنا الله الذي أنطق كل شيء وهو خلقكم أول مرة وإليه ترجعون |
| | | Алар үзләренең тиреләренә әйтерләр: "Ник сез безнең зарарыбызга шәһадәт бирәсез", – дип. Тиреләре әйтер: "Без сөйләгән сүзләрне Аллаһу тәгалә сөйләтте, вә Ул – Аллаһ әүвәл мәртәбәдә сезне халык кылды, каберләрегездән кубарылгач та шул Аллаһуга кайтырсыз", – дип. |
|
4240 | 41 | 22 | وما كنتم تستترون أن يشهد عليكم سمعكم ولا أبصاركم ولا جلودكم ولكن ظننتم أن الله لا يعلم كثيرا مما تعملون |
| | | Сез дөньяда бозык эшләрне кешеләрдән яшереп качып эшләдегез, әмма" Аллаһудан һәм үзегезнең әгъзаларыннан яшерә алмадыгыз, һәм ул әгъзаларыгыздан кыямәт көнендә өстебездән торырлар вә безнең зарарга шәһадәт бирерләр дип уйлап карамадыгыз, ләкин сез кылган бозык эшләрегезнең күбрәген Аллаһ белмидер, дип уйладыгыз. |
|
4241 | 41 | 23 | وذلكم ظنكم الذي ظننتم بربكم أرداكم فأصبحتم من الخاسرين |
| | | Аллаһ безнең бозык эшләребезнең күбрәген белмидер дигән заныгыз бүген сезне һәлак итте, моның өчен хәсрәтләнүче вә кайгыручы булып әверелдегез. |
|
4242 | 41 | 24 | فإن يصبروا فالنار مثوى لهم وإن يستعتبوا فما هم من المعتبين |
| | | Ул Коръән белән гамәл кылмаучылар, әгәр җәһәннәм ґәзабына чыдасалар, аларга утырачак урындыр, әгәр изге гамәлләр кылыр өчен дөньяга кайтарылуны сорасалар, алар дөньяга кайтарылачак түгелләр. |
|
4243 | 41 | 25 | وقيضنا لهم قرناء فزينوا لهم ما بين أيديهم وما خلفهم وحق عليهم القول في أمم قد خلت من قبلهم من الجن والإنس إنهم كانوا خاسرين |
| | | Коръән белән гамәл кылмаганнары өчен Без аларга шайтанны ирекле кылдык, шайтан аларны дөнья байлыгы белән алдаган кеби батыл дин, бидеґәт гамәлләр, хорафатлар белән дә алдады, ахирәттән мәхрүм итте, ґәзаб кылырбыз дигән сүзебез аларга лязем булды, болар да элек үтеп киткән Без һәлак иткән кешеләр вә җеннәр җөмләсеннәндерләр, инде алар барчасы мәңгегә ґәзаб белән хәсрәттә калучылардыр. |
|