نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4136 | 40 | 3 | غافر الذنب وقابل التوب شديد العقاب ذي الطول لا إله إلا هو إليه المصير |
| | | Ул мөэминнәрнең гөнаһларын ярлыкаучы һәм тәүбәләрен кабул итүче вә динсезләрне каты ґәзаб кылучыдыр, Ул киң нигъмәт иясе, һичбер Илаһә юк, мәгәр Аллаһ Үзе генә, хөкем ителү өчен кайтуда Аңа гынадыр. |
|
4137 | 40 | 4 | ما يجادل في آيات الله إلا الذين كفروا فلا يغررك تقلبهم في البلاد |
| | | Аллаһуның аятьләрендә низагъ кылмаслар, мәгәр имансыз кешеләр низагъ кылырлар, кәферләрнең дөньяда бай һәм өстен булып яшәүләре, күп мал белән сәүдә итүләре сине кызыктырмасын, алдамасын. Бит аларның юлдан чыгып дөньяда ләззәтләнүләре вакытлыча гынадыр. |
|
4138 | 40 | 5 | كذبت قبلهم قوم نوح والأحزاب من بعدهم وهمت كل أمة برسولهم ليأخذوه وجادلوا بالباطل ليدحضوا به الحق فأخذتهم فكيف كان عقاب |
| | | Алардан элек Нух кавеме дә пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, вә Нухтан соң Гад, Сәмуд кавемнәре пәйгамбәрләрен ялганга тоттылар, вә өммәт үзенең пәйгамбәрләрен тотып үтерергә теләделәр һәм батылны яклап, мактап Ислам диненең хаклыгын юкка чыгару өчен пәйгамбәрләр һәм мөэминнәр белән һәрвакыт низагълаштылар, Без аларны ґәзаб белән тоттык, карагыз, Безнең алардан үч алуыбыз ничек булды? |
|
4139 | 40 | 6 | وكذلك حقت كلمت ربك على الذين كفروا أنهم أصحاب النار |
| | | Әнә шулай, әлбәттә, кәферләр ут әһелләредер, утка керәчәкләр дигән Раббыңның сүзе һәм хөкеме булды. |
|
4140 | 40 | 7 | الذين يحملون العرش ومن حوله يسبحون بحمد ربهم ويؤمنون به ويستغفرون للذين آمنوا ربنا وسعت كل شيء رحمة وعلما فاغفر للذين تابوا واتبعوا سبيلك وقهم عذاب الجحيم |
| | | Ґәрешне күтәрүче фәрештәләр вә Ґәреш әйләнәсендә булган фәрештәләр, һәрвакыт Раббыларын мактап тәсбихләр әйтерләр һәм Аллаһуга ышанырлар, вә тәүбә итеп төзәлеп Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр өчен Аллаһудан ярлыкау сорарлар һәм әйтерләр: "Ий Раббыбыз, Синең рәхмәтең вә Синең белемең һәрнәрсәне сыйдырды, тәүбә итеп Синең юлыңа кергән, ягъни Коръән юлына кергән бәндәләреңне ярлыка һәм аларны җәһәннәм ґәзабыннан сакла! |
|
4141 | 40 | 8 | ربنا وأدخلهم جنات عدن التي وعدتهم ومن صلح من آبائهم وأزواجهم وذرياتهم إنك أنت العزيز الحكيم |
| | | Ий Раббыбыз, вәгъдә кылган Ґәден исемле җәннәткә аларны керегез, янә алар белән бергә Ислам динен дөрес тоткан ата-аналарын вә хатыннарын һәм Коръән белән гамәл кылган балаларын да кереткел! Син, әлбәттә, һәр эштә галип вә һәр эшне хикмәт белән эшлисең. |
|
4142 | 40 | 9 | وقهم السيئات ومن تق السيئات يومئذ فقد رحمته وذلك هو الفوز العظيم |
| | | Аларны дөньяда чакларында явыз эшләрдән сакла, берәүне Син дөньяда явызлыктан сакласаң, тәхкыйк Син аңа ахирәттә рәхмәт кылдың. Ий Раббыбыз, Син берәүне дөньяда явызлыктан саклап та ахирәттә җәннәтле итсәң, бу эш олугъ изге теләккә ирешмәктер. |
|
4143 | 40 | 10 | إن الذين كفروا ينادون لمقت الله أكبر من مقتكم أنفسكم إذ تدعون إلى الإيمان فتكفرون |
| | | Җәһәннәмгә кергән кәферләргә фәрештәләр кычкырырлар, ий кәферләр, Аллаһуның сезгә ачулануы һәм сезне ґәзаб кылуы, сезнең үз-үзегезгә ачулануыгыздан катырактыр, чөнки сез иман китерергә һәм исламны кабул итәргә чакырылдыгыз, ләкин сез тәкәбберләндегез һәм инкяр иттегез. Шул вакытта алар үзләрен шелтә итәрләр вә ник иман китермәдек, дип, үзләренә ачуланырлар. |
|
4144 | 40 | 11 | قالوا ربنا أمتنا اثنتين وأحييتنا اثنتين فاعترفنا بذنوبنا فهل إلى خروج من سبيل |
| | | Кәферләр әйтерләр: "Ий Раббыбыз, Син безне ике мәртәбә үтердең, ике мәртәбә тергездең, хәзер инде гөнаһларыбызны вә иманны, хакны инкяр иткәнлегебезне үзебез дә белдек, инде безгә кире дөньяга кайтырга юл бармы, Аллаһуга итагать итеп яхшы эшләрне, изге гамәлләрне кылыр идек", – дип. |
|
4145 | 40 | 12 | ذلكم بأنه إذا دعي الله وحده كفرتم وإن يشرك به تؤمنوا فالحكم لله العلي الكبير |
| | | Бу ґәзаб сезгә тиешле булды, чөнки сезгә әйтелсә, Аллаһу тәгаләне бер генә дип белегез, Ул ялгыз тына, бер генә дип әйтегез, дип, сез инкяр итәдер идегез, әмма Аллаһуның шәриге-тиңдәше яки хатыны яки баласы бар, дип, ялган әйтсәләр, сез ул бик зур ялган сүзгә ышанадыр идегез. Инде хөкем итеп сезгә ґәзаб бирмәк бөек вә олугъ Аллаһ эшедер. |
|