نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
4036 | 38 | 66 | رب السماوات والأرض وما بينهما العزيز الغفار |
| | | Ул – Аллаһ җир, күкләрнең вә аларның араларында булган нәрсәләрнең Раббысыдыр, дошманнарын каты ґәзаб кылучы, дусларын гафу итүчедер. |
|
4037 | 38 | 67 | قل هو نبأ عظيم |
| | | Син кешеләргә әйт: "Ул Коръән бер олугъ хәбәрдер. |
|
4038 | 38 | 68 | أنتم عنه معرضون |
| | | Ләкин сез ул олугъ Коръәннән баш тартучысыз." |
|
4039 | 38 | 69 | ما كان لي من علم بالملإ الأعلى إذ يختصمون |
| | | Фәрештәләрнең Адәм г-м хакында низагълашканнарын белү миңа лязем булмады, мәгәр вәхий аркылы гына белдем. |
|
4040 | 38 | 70 | إن يوحى إلي إلا أنما أنا نذير مبين |
| | | Миңа вәхий булмады Аллаһудан, мәгәр Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештерергә, Коръән белән гамәл кылучыларны җәннәт белән шатландырырга, Коръән белән гамәл кылмаучы динсезләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытырга вәхий ителде. |
|
4041 | 38 | 71 | إذ قال ربك للملائكة إني خالق بشرا من طين |
| | | Раббың фәрештәләргә әйтте: "Мин балчыктан Адәмне халык кылачакмын". |
|
4042 | 38 | 72 | فإذا سويته ونفخت فيه من روحي فقعوا له ساجدين |
| | | Аны халык кылып тәмам иткәч, аңа җан кертеп тергездем, фәрештәләр Адәмне зурлап сәҗдәгә бардылар. |
|
4043 | 38 | 73 | فسجد الملائكة كلهم أجمعون |
| | | Фәрештәләрнең, барчасы берьюлы сәҗдә кылдылар. |
|
4044 | 38 | 74 | إلا إبليس استكبر وكان من الكافرين |
| | | Мәгәр Иблис сәҗдә кылмады. Тәкәбберләнде һәм кәферләрдән булды. |
|
4045 | 38 | 75 | قال يا إبليس ما منعك أن تسجد لما خلقت بيدي أستكبرت أم كنت من العالين |
| | | Аллаһу тәгалә әйтте: "Ий Иблис, Мин Үз кодрәтем белән яраткан Адәмгә сәҗдә кылудан сине нәрсә тыйды? Тәкәбберләндеңме? Яки бөекләрдән булдыңмы?" |
|