نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3716 | 36 | 11 | إنما تنذر من اتبع الذكر وخشي الرحمن بالغيب فبشره بمغفرة وأجر كريم |
| | | Мәгәр син Коръән белән гамәл кылучы вә Аллаһ ґәзабыннан курка белүчене куркыта алырсың, андый кешеләр булса, аларны Аллаһуның ярлыкавы һәм олугъ әҗерләре белән шатландыр! |
|
3717 | 36 | 12 | إنا نحن نحيي الموتى ونكتب ما قدموا وآثارهم وكل شيء أحصيناه في إمام مبين |
| | | Тәхкыйк Без үлекләрне тергезәбез вә аларның үлмәстән элек кылган яхшы вә яман эшләрен, һәм дә үзләре үлгәннән соң калдырган яхшы вә яман әсәрләрен язабыз. Мәсәлән: Коръән белән гамәл кылучы дини балалар калдырса, яки чын Ислам тәрбиясен биреп шәкертләр калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне бетерергә юл күрсәтеп васыять әйтеп калдырса, һәм мохтаҗларга вә Ислам файдасына мал биреп калдырса, шуңа охшаган яхшы әсәрләренә үзе үлгәннән соң сәваб язылып торыр. Әмма динсез балалар калдырса, яки бидеґәт гамәлләрне кылырга, фәхеш хәрам эшләрне эшләргә, төрле аракы мәҗлесләрен ясарга юл күрсәтеп калдырса, шуңа охшаган бозык әсәрләр калдырса, әлбәттә, үзе үлгәннән соң да гөнаһ язылып торыр. Әгаһ булыгыз Йәсин сүрәсен укучылар, нинди эшләр эшләп яшәгәнегезне һәм нинди әсәрләр калдырганыгызны белегез, һәм вәгазьләнеп төзәлер өчен укыгыз Йәсин сүрәсен, аның файдасы шундадыр. Без һәрнәрсәне санадык вә яздык төп китапта. |
|
3718 | 36 | 13 | واضرب لهم مثلا أصحاب القرية إذ جاءها المرسلون |
| | | Безнең рәсүлләребез. Интакия халкын Ислам диненә өндәр өчен җибәрелгән вакытны, мисал һәм гыйбрәт итеп кешеләргә сөйлә! |
|
3719 | 36 | 14 | إذ أرسلنا إليهم اثنين فكذبوهما فعززنا بثالث فقالوا إنا إليكم مرسلون |
| | | Без аларга ике пәйгамбәрне Ислам диненә өндәүче, илче итеп җибәрсәк, алар илчеләрне ялганга тоттылар, Без аларны өченче илче белән куәтләдек, бу өч пәйгамбәр Интакия халкына әйттеләр: "Без тәхкыйк сезгә Ислам динен өйрәтмәк өчен җибәрелгән Аллаһуның илчеләребез". |
|
3720 | 36 | 15 | قالوا ما أنتم إلا بشر مثلنا وما أنزل الرحمن من شيء إن أنتم إلا تكذبون |
| | | Кәферләр пәйгамбәрләргә әйттеләр: "Сез һичкем түгелсез, мәгәр безнең кеби гади кешеләрсез, Аллаһ сезгә һич нәрсә иңдергәне юк, Аллаһ безгә вәхий иңдерде пәйгамбәр кылды дип ялган сөйлисез". |
|
3721 | 36 | 16 | قالوا ربنا يعلم إنا إليكم لمرسلون |
| | | Пәйгамбәрләр әйттеләр: "Әлбәттә, Раббыбыз беләдер безнең сезне Ислам диненә өндәр өчен җибәрелгән илчеләр икәнлегебезне, |
|
3722 | 36 | 17 | وما علينا إلا البلاغ المبين |
| | | сезне Ислам диненә өндәү һәм Аллаһ хөкемнәрен сөйләп сезгә ирештерү безгә ляземдер, без сезне көчләп иманга китерүче түгелләрбез". |
|
3723 | 36 | 18 | قالوا إنا تطيرنا بكم لئن لم تنتهوا لنرجمنكم وليمسنكم منا عذاب أليم |
| | | Ул кәферләр әйттеләр: "Без сездән шомланабыз, әгәр безне үзегезнең динегезгә өндәүдән туктамасагыз, әлбәттә, бездән сезгә каты ґәзаб ирешәчәк, ташлар белән бәреп үтерербез". |
|
3724 | 36 | 19 | قالوا طائركم معكم أئن ذكرتم بل أنتم قوم مسرفون |
| | | Пәйгамбәрләр әйттеләр: "Сезнең юлсыз шомлануыгыз үзегез белән бергәдер, әгәр сезгә шомлык килсә, үзегезнең авызлыгыгыздан киләдер. Әгәр иман китерел безнең сүзләребез белән вәгъдәләнсәгез, шомланмас идегез, ләкин сез һәр эшне урынсыз кылучы һәм гөнаһ кылуда чиктән ашкан кешеләрсез, шул сәбәпле хакны һич кабул итмисез." |
|
3725 | 36 | 20 | وجاء من أقصى المدينة رجل يسعى قال يا قوم اتبعوا المرسلين |
| | | Кәферләрнең ачуы килеп пәйгамбәрләрне төрлечә ґәзаблый башладылар, бу хәлне ишетеп шәһәр читеннән Хәбибун Нәҗҗар исемле ир пәйгамбәрләргә ярдәм итәргә дип ашыгып килде, ул кеше пәйгамбәрләр шәһәргә килгәндә аларга иман китереп мөселман булган иде. Кәферләр янына килгәч әйтте: "Ий кавемем бу пәйгамбәрләргә иярегез, алар хакны сөйлиләр иман китереп мөселман булыгыз." |
|