نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3294 | 28 | 42 | وأتبعناهم في هذه الدنيا لعنة ويوم القيامة هم من المقبوحين |
| | | Аларга бу дөньяда ләгънәтне иярттек, һәм кыямәт көнендә алар хурлыкта һәм ґәзабта булырлар. |
|
3295 | 28 | 43 | ولقد آتينا موسى الكتاب من بعد ما أهلكنا القرون الأولى بصائر للناس وهدى ورحمة لعلهم يتذكرون |
| | | Әүвәлге азгыннарны һәлак иткәннән соң Мусага китап бирдек, ул китап кешеләрнең күңелләренә иман яктылыгы һәм туры юл, Һәм мөэминнәргә рәхмәт булганы хәлдә бирелде, шаять кешеләр вәгазьләнерләр. |
|
3296 | 28 | 44 | وما كنت بجانب الغربي إذ قضينا إلى موسى الأمر وما كنت من الشاهدين |
| | | Без Муса белән сөйләшкән тауның көнбатыш ягында түгел идең, Без Мусага хөкемләребезне вәхий кылганда, вә син ул урында юк идең. |
|
3297 | 28 | 45 | ولكنا أنشأنا قرونا فتطاول عليهم العمر وما كنت ثاويا في أهل مدين تتلو عليهم آياتنا ولكنا كنا مرسلين |
| | | Ләкин Мусадан соң күп кавемнәр бар иттек, аларга озак вакыт вәхий килми торды, шул сәбәпле ґәһедләрен оныттылар, сине җибәрдек, дәхи син Мәдйән халкы арасында тормадың, аларның хәлләрен сөйләгән булыр идең, ләкин Без сине пәйгамбәр итеп аларның хәлләреме бәян итүче Коръәнне сиңа бирдек. |
|
3298 | 28 | 46 | وما كنت بجانب الطور إذ نادينا ولكن رحمة من ربك لتنذر قوما ما أتاهم من نذير من قبلك لعلهم يتذكرون |
| | | Янә син Тур тавының янында түгел идең, Без Мусага китабыңны ал, дип, вәхий иткән заманда, ләкин синнән элек Аллаһ ґәзабы белән куркытучы һичбер пәйгамбәр килмәгән кавемне куркытмаклыгың өчен Аллаһудан рәхмәт ителеп җибәрелдең, шаять алар вәгазьләнеп иман китерерләр. |
|
3299 | 28 | 47 | ولولا أن تصيبهم مصيبة بما قدمت أيديهم فيقولوا ربنا لولا أرسلت إلينا رسولا فنتبع آياتك ونكون من المؤمنين |
| | | Әгәр аларга имансызлыклары вә башка гөнаһлары сәбәпле фетнә яки ґәзаб ирешкән вакытта, ий Раббыбыз, әгәр безгә пәйгамбәр җибәргән булсаң, без Синең аятьләреңә ияргән булыр идек һәм мөэминнәрдән булыр идек дигән сүзләре булмаса иде, Без сине пәйгамбәр итеп җибәрмәгән булыр идек. |
|
3300 | 28 | 48 | فلما جاءهم الحق من عندنا قالوا لولا أوتي مثل ما أوتي موسى أولم يكفروا بما أوتي موسى من قبل قالوا سحران تظاهرا وقالوا إنا بكل كافرون |
| | | Аларга Безнең хозурыбыздан хак пәйгамбәр килсә, әйттеләр: "Ни булыр иде Мусага бирелгән могҗизалар Мухәммәд г-мгә дә бирелгән булса", – дип. Аллаһ әйтте: "Әйә алар Мусага бирелгән могҗизаларны да инкяр иттеләр түгелме? Ул кәферләр әйттеләр: "Муса белән Һарун сихерчеләрдер, бер-берсенә ярдәмләштеләр, без аларның берсенә дә ышанмыйбыз", – диделәр. |
|
3301 | 28 | 49 | قل فأتوا بكتاب من عند الله هو أهدى منهما أتبعه إن كنتم صادقين |
| | | Син аларга әйт: "Аллаһудан бер китап китерегез, ул китап Коръәннән һәм Тәүраттан артыграк туры юлга күндерүче булсын, ул китапка мин дә иярермен, әгәр сүзләрегездә дөрес булсагыз", – дип. |
|
3302 | 28 | 50 | فإن لم يستجيبوا لك فاعلم أنما يتبعون أهواءهم ومن أضل ممن اتبع هواه بغير هدى من الله إن الله لا يهدي القوم الظالمين |
| | | Әгәр алар синең китап китерегез дигән сүзеңне кабул итмәсәләр, белгел, алар сиңа иман китермәүдә фәкать нәфес һаваларына иярәләр, Аллаһуның һидәятеннән башка нәфес һавасына ияргән кешедән дә адашучырак кеше бармы? Нәфесләренә ияреп адашкан галимнәрне Аллаһ туры юлга күндермәс. |
|
3303 | 28 | 51 | ولقد وصلنا لهم القول لعلهم يتذكرون |
| | | Без Коръәнне иңдергәндә кешеләр өчен аятьләрен бер-берсенә тоташтырдык, шаять аңлап вәгазьләнерләр. |
|