نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3184 | 27 | 25 | ألا يسجدوا لله الذي يخرج الخبء في السماوات والأرض ويعلم ما تخفون وما تعلنون |
| | | Янә һүд-һүд әйтте: "Ий кешеләр, әгаһ булыгыз, җиргә яңгырны кушып төрле ризыклар чыгаручы Аллаһуга гыйбадәт кылмаска нәрсә булган, янә Ул – Аллаһ күңелләрегездәге яшерен уйларыгызны һәм телләрегез сөйләгән сүзләрегезне белер. |
|
3185 | 27 | 26 | الله لا إله إلا هو رب العرش العظيم |
| | | Ул – Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Ул гына, вә Ул олуг Ґәрешнең Раббысыдыр", – дип. 26а. Сөләйман әйтте: "Ий һүд-һүд, тиз карагыз, китергән хәбәрең дөресме яки ялганчылардан булдыңмы." |
|
3186 | 27 | 27 | قال سننظر أصدقت أم كنت من الكاذبين |
| | | Сөләйман Бәлкыйскә хат язып Һүд-һүдкә бирде. |
|
3187 | 27 | 28 | اذهب بكتابي هذا فألقه إليهم ثم تول عنهم فانظر ماذا يرجعون |
| | | Менә бу хатымны алып барып алларына сал, соңра читкәрәк китеп карап тор, ничек җавап бирерләр. Һүд-һүд хатны илтеп алларына салды. |
|
3188 | 27 | 29 | قالت يا أيها الملأ إني ألقي إلي كتاب كريم |
| | | Бәлкыйс хатны алгач әйтте: "Ий җәмәгать, миңа бер яхшы хат ташланмыш булды. |
|
3189 | 27 | 30 | إنه من سليمان وإنه بسم الله الرحمن الرحيم |
| | | Ул хат Сөләйманнандыр вә ул хатта: "Рәхмәтле, рәхимле булган Аллаһ исеме белән әйтәмен. |
|
3190 | 27 | 31 | ألا تعلوا علي وأتوني مسلمين |
| | | Миңа тәкәбберлек итмәгез, итагать иткәнегез хәлдә миңа килегез", – дип язылган диде. |
|
3191 | 27 | 32 | قالت يا أيها الملأ أفتوني في أمري ما كنت قاطعة أمرا حتى تشهدون |
| | | Бәлкыйс янә үзенең янындагыларына әйтте: "Ий җәмәгать, ошбу эш хосусында нинди киңәшегез вә хәйләгез бар миңа әйтегез, мин бер эш хакында карар чыгармыйм, мәгәр сезнең белән бергә булганда гына карар чыгарамын. |
|
3192 | 27 | 33 | قالوا نحن أولو قوة وأولو بأس شديد والأمر إليك فانظري ماذا تأمرين |
| | | Бәлкыйсның ярдәмчеләре әйттеләр: "Без куәт ияләребез па сугышта каты батырлык ияләребез, шулай булса да эш сиңа тапшырылмыштыр, уйлап кара сугышыргамы яки килешергәме, ни – әйтсәң без хәзербез, сүзеңнән чыкмыйбыз". |
|
3193 | 27 | 34 | قالت إن الملوك إذا دخلوا قرية أفسدوها وجعلوا أعزة أهلها أذلة وكذلك يفعلون |
| | | Бәлкыйс әйтте: "Әгәр патшалар бер шәһәргә һөҗүм белән керсәләр, ул шәһәрне җимерәләр, һәм хөрмәтле олуг кешеләрен иң түбән вә хур итеп калдыралар, патшалар әнә шулай кылырлар. |
|