نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
3138 | 26 | 206 | ثم جاءهم ما كانوا يوعدون |
| | | соңра аларга вәгъдә ителмеш газап килсә, |
|
3139 | 26 | 207 | ما أغنى عنهم ما كانوا يمتعون |
| | | алардан куып җибәрә алырмы ул ґәзабны әүвәлдә файдаланган нигъмәтләре? |
|
3140 | 26 | 208 | وما أهلكنا من قرية إلا لها منذرون |
| | | Башта хөкемнәребезне пәйгамбәр аркылы ирештермичә һичбер шәһәр кешеләрен һәлак итмәдек. |
|
3141 | 26 | 209 | ذكرى وما كنا ظالمين |
| | | Бу аларга вәгазьдер, Без залимнәрдән булмадык ки, пәйгамбәр җибәрмичә һәлак итәр идек. |
|
3142 | 26 | 210 | وما تنزلت به الشياطين |
| | | Мөшрикләр әйткәнчә, ул Коръән белән шайтаннар икмәде. |
|
3143 | 26 | 211 | وما ينبغي لهم وما يستطيعون |
| | | Шайтаннарның Коръән белән иңмәкләре һич дөрес булмыйдыр, һәм аларның Коръән белән иңәргә ихтыярлары вә көчләре юктыр. |
|
3144 | 26 | 212 | إنهم عن السمع لمعزولون |
| | | Тәхкыйк шайтаннар күктәге фәрештәләр сүзен ишетүдән пәрдәләнмешләрдер. |
|
3145 | 26 | 213 | فلا تدع مع الله إلها آخر فتكون من المعذبين |
| | | Аллаһудан башканы Илаһә тота күрмәгел, югыйсә ґәзаб ителмеш кешеләрдән булырсың. |
|
3146 | 26 | 214 | وأنذر عشيرتك الأقربين |
| | | Якыннарыңны Аллаһ ґәзабы белән куркыт. |
|
3147 | 26 | 215 | واخفض جناحك لمن اتبعك من المؤمنين |
| | | Вә үзеңә ияргән мөэминнәргә рәхмәт канатыңны җай. |
|