نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2955 | 26 | 23 | قال فرعون وما رب العالمين |
| | | Фиргаун әйтте: "Галәмнәрне тәрбия итүче ул нинди зат? |
|
2956 | 26 | 24 | قال رب السماوات والأرض وما بينهما إن كنتم موقنين |
| | | Муса әйтте: "Ул җирне, күкләрне һәм алар арасында булган нәрсәләрне тәрбия итүче, әгәр бу хак сүзгә ышансагыз. |
|
2957 | 26 | 25 | قال لمن حوله ألا تستمعون |
| | | Фиргаун Мусаның сүзенә ышанмаган хәлдә үзенең тирәсендәге дусларына әйтте: "Әйә ишетмисезме Мусаның сүзләрен, мин аңа Раббысы хакында сорау бирдем, ул җавап кайтарды", – дип. |
|
2958 | 26 | 26 | قال ربكم ورب آبائكم الأولين |
| | | Муса әйтте: "Ул – Аллаһ сезнең Раббыгыз вә атагызның Раббысыдыр". |
|
2959 | 26 | 27 | قال إن رسولكم الذي أرسل إليكم لمجنون |
| | | Фиргаун әйтте: "Сезгә расүл итеп җибәрелгән Муса, әлбәттә, җенледер". |
|
2960 | 26 | 28 | قال رب المشرق والمغرب وما بينهما إن كنتم تعقلون |
| | | Муса әйтте: "Ул – Аллаһ мәшрикъның вә мәгърибнең һәм алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысыдыр, әгәр аңласагыз. |
|
2961 | 26 | 29 | قال لئن اتخذت إلها غيري لأجعلنك من المسجونين |
| | | Фиргаун әйтте: "Әгәр син миннән башканы Илаһә тотсаң, мин сине төрмәгә бикләүчеләрдән булырмын". |
|
2962 | 26 | 30 | قال أولو جئتك بشيء مبين |
| | | Муса әйтте: "Әгәр пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр китерсәм дә ул эшне эшләрсеңме?" |
|
2963 | 26 | 31 | قال فأت به إن كنت من الصادقين |
| | | Фиргаун әйтте: "Әгәр дөрес пәйгамбәр булсаң дәлилеңне китер". |
|
2964 | 26 | 32 | فألقى عصاه فإذا هي ثعبان مبين |
| | | Муса таягын җиргә ташлады, шуннан соң ул йөрүче зур елан булды. |
|