نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2905 | 25 | 50 | ولقد صرفناه بينهم ليذكروا فأبى أكثر الناس إلا كفورا |
| | | Тәхкыйк өстәге өч аятьне Коръәндә һәм башка китапларда тәкърар әйттек, кешеләр вәгазьләнсеннәр вә гыйбрәтләнсеннәр өчен, кешеләрнең күберәге вәгазьдән вә гыйбрәтләрдән баш тарттылар, мәгәр ислам нигъмәтен инкяр итеп кәфер булудан баш тартмадылар. |
|
2906 | 25 | 51 | ولو شئنا لبعثنا في كل قرية نذيرا |
| | | Әгәр теләсәк, әлбәттә, һәрбер шәһәргә Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр җибәрер идек. |
|
2907 | 25 | 52 | فلا تطع الكافرين وجاهدهم به جهادا كبيرا |
| | | Инде син имансыз, динсезләргә итагать итмә, аларга иярмә һәм аларга хезмәт итмә, бәлки ялган иман, ялган дингә вә имансызлыкка, динсезлеккә каршы Коръән белән көрәшү юлын ач, зур көрәшү белән көрәш! |
|
2908 | 25 | 53 | وهو الذي مرج البحرين هذا عذب فرات وهذا ملح أجاج وجعل بينهما برزخا وحجرا محجورا |
| | | Ул – Аллаһ ике зур суны янәшә агызды, ул суларның берсе эчәргә тәмледер, икенчесе эчәргә ачы тозлыдыр, вә алар арасына пәрдә кылды вә бергә кушылудан тыя торган яшерен көчне араларына куйды. |
|
2909 | 25 | 54 | وهو الذي خلق من الماء بشرا فجعله نسبا وصهرا وكان ربك قديرا |
| | | Вә Ул – Аллаһ кешене бер тамчы судан халык кылды, вә аларны ир вә хатын итеп нәсел – нәсәбне үрчетте, Раббың һәр эшкә кадир булды. |
|
2910 | 25 | 55 | ويعبدون من دون الله ما لا ينفعهم ولا يضرهم وكان الكافر على ربه ظهيرا |
| | | Мөшрикләр Аллаһудан башка файда да, зарар да итә алмый торган нәрсәләргә гыйбадәт кылалар, имансыз кеше Раббысына каршы шайтанга ярдәмче булды. |
|
2911 | 25 | 56 | وما أرسلناك إلا مبشرا ونذيرا |
| | | Без сине Аллаһуга итагать итүче хак мөэминнәрне җәннәтләр белән шатландыручы итеп вә итагать итмәгән залимнәрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп җибәрдек. |
|
2912 | 25 | 57 | قل ما أسألكم عليه من أجر إلا من شاء أن يتخذ إلى ربه سبيلا |
| | | Әйт: "Мин сезгә ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, мәгәр берәү мал биреп Аллаһуга якын булуны тели икән, Аллаһ күрсәткән урыннарга малын бирсен! |
|
2913 | 25 | 58 | وتوكل على الحي الذي لا يموت وسبح بحمده وكفى به بذنوب عباده خبيرا |
| | | Аларның малына кызыкма, бәлки һәрвакыт тере һич үлми торган Раббыңа тәвәккәл ит, вә Аны мактап тәсбихләр әйт, бәндәләренең гөнаһларыннан хәбәрдар булырга Аллаһ үзе җитә. |
|
2914 | 25 | 59 | الذي خلق السماوات والأرض وما بينهما في ستة أيام ثم استوى على العرش الرحمن فاسأل به خبيرا |
| | | Ул – Аллаһ Җирне, күкләрне вә алар арасында булган нәрсәләрне халык кылды алты көндә, соңра рәхимле Аллаһ Ґәрешкэ беркетелде, ул хакта галим кешедән сора. |
|