نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2885 | 25 | 30 | وقال الرسول يا رب إن قومي اتخذوا هذا القرآن مهجورا |
| | | Мухәммәд г-м әйтте: "Йә Рабби, минем кавемем ошбу Коръәнне инкяр итеп куйдылар, кабул итмәделәр һәм кешеләрне дә аның белән гамәл кылудан тыйдылар. |
|
2886 | 25 | 31 | وكذلك جعلنا لكل نبي عدوا من المجرمين وكفى بربك هاديا ونصيرا |
| | | Синең дошманнарың булган кеби имансызлардан һәр пәйгамбәргә дошманнар кылдык, алар сабыр иттеләр, син да сабыр ит, сине һидәяткә күндерергә һәм дошманнарыңа каршы ярдәм бирергә Раббың җитәдер. |
|
2887 | 25 | 32 | وقال الذين كفروا لولا نزل عليه القرآن جملة واحدة كذلك لنثبت به فؤادك ورتلناه ترتيلا |
| | | Имансызлар әйттеләр: "Нәрсә булыр иде, әгәр Коръән аңа бер мәртәбә иңүдә тулы китап булып иңсә. Без аны аять аять иңдердек, күңелеңне куәтләр өчен һәм тәртибе илә аерып-аерып укыдык, сиңа ятларга җиңел булсын өчен. |
|
2888 | 25 | 33 | ولا يأتونك بمثل إلا جئناك بالحق وأحسن تفسيرا |
| | | Мөшрикләр синең хакында батыл мисал китермәсләр мәгәр китерсәләр, Без аларның батыл мисалларын юкка чыгара торган хак мисал китерербез һәм бәяне күркәм аятьләрне китерербез, аптырап калырлар. |
|
2889 | 25 | 34 | الذين يحشرون على وجوههم إلى جهنم أولئك شر مكانا وأضل سبيلا |
| | | Коръәннән качкан кешеләр йөзтүбән җәһәннәмгә сөрелерләр, бу кешеләр Коръәннән ерак булулары сәбәпле туры юлдан бик ерак адашучылар, һәм ахирәттәге урымнары да бик яман урындыр. |
|
2890 | 25 | 35 | ولقد آتينا موسى الكتاب وجعلنا معه أخاه هارون وزيرا |
| | | Тәхкыйк Без Мусага Тәүратны бирдек, на кардәше Һарунны аңа ярдәмче кылдык. |
|
2891 | 25 | 36 | فقلنا اذهبا إلى القوم الذين كذبوا بآياتنا فدمرناهم تدميرا |
| | | Безнең аятьләребезне ялганга тотучы кавемгә барыгыз, аларны хак дингә өндәгез! Муса белән Һарунны да ялганга тоткач, Без ул кавемне һәлак иттек. |
|
2892 | 25 | 37 | وقوم نوح لما كذبوا الرسل أغرقناهم وجعلناهم للناس آية وأعتدنا للظالمين عذابا أليما |
| | | Нухны, вә башка расүлләрне ялганга тотканнары өчен, Нух кавемен Туфан суына батырып һәлак иттек, аларның Туфан белән һәлак булуларын кешеләргә гыйбрәт өчен кылдык, вә ул залимнәргә ахирәттә рәнҗетүче ґәзаб хәзерләдек. |
|
2893 | 25 | 38 | وعادا وثمود وأصحاب الرس وقرونا بين ذلك كثيرا |
| | | Гад, Самуд кавемнәрен һәм коега табынучы кос ияләрен һәлак иттек, дәхи алар арасында күп кавемнәрне һәлак иттек. (Шөґәеб пәйгамбәр кавеменнән бер җәмәгать ташланган бер иске коедан чыга торган чишмәгә табына торган булганнар. Аллаһ аларны җиргә йоттырган. Татарстанда адашкан кешеләр тарафыннан "әүлияләр тавы" дип аталган җирдә бер чишмә бар икән, һәлак булырга ашыккан кешеләр шул чишмәгә табынырга баралар). |
|
2894 | 25 | 39 | وكلا ضربنا له الأمثال وكلا تبرنا تتبيرا |
| | | Аларны һәлак итмәс борын, һәрберсенә әүвәлдә һәлак булган кавемнәрнең хәлләрен гыйбрәт очен баян кылдык, ләкин алар гыйбрәтләнмәделәр, һәм Без һәммәләрен каты һәлак итү белән һәлак иттек. |
|