نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
2573 | 21 | 90 | فاستجبنا له ووهبنا له يحيى وأصلحنا له زوجه إنهم كانوا يسارعون في الخيرات ويدعوننا رغبا ورهبا وكانوا لنا خاشعين |
| | | Аның догасын кабул иттек, вә аңа Яхъяны бирдек, вә аның хатыны бала тудырмый торган иде, тудыра торган кылдык, алар яхшы эшләргә ашыгучы булдылар, вә Безнең хозурымызда булган сәвабка кызыгып һәм куркып дога кылалар иде, һәм Бездән даим куркучы булдылар. |
|
2574 | 21 | 91 | والتي أحصنت فرجها فنفخنا فيها من روحنا وجعلناها وابنها آية للعالمين |
| | | Дәхи фәреҗене саклаучы хәзрәт Мәрьямне хәтерләгез, Җәбраилне җибәреп җиңеннән өрдердек, һәм Гыйсага йөкле булды, вә Мәрьямне һәм угълы Гыйсаны бөтен галәмгә могҗиза кылдык. |
|
2575 | 21 | 92 | إن هذه أمتكم أمة واحدة وأنا ربكم فاعبدون |
| | | Ий мөселманнар ошбу Ислам милләте бер шәригать булганы хәлдә сезнең динегездер, төрле юлга бүленмәгез, вә Мин сезнең Раббыгызмын, Миңа гына гыйбадәт кылыгыз! |
|
2576 | 21 | 93 | وتقطعوا أمرهم بينهم كل إلينا راجعون |
| | | Аллаһудан курыкмаган кешеләр, төрле мәзһәбләргә бүленделәр, бит барчалары да ахирәттә җаваб бирер өчен Миңа кайтырлар. |
|
2577 | 21 | 94 | فمن يعمل من الصالحات وهو مؤمن فلا كفران لسعيه وإنا له كاتبون |
| | | Берәү мөэмин булганы хәлдә изге гамәлләр кылса, аның тырышып Аллаһ юлына көч куювына инкяр яки оныту булмас, аның кылган эшләрен әлбәттә язарбыз. |
|
2578 | 21 | 95 | وحرام على قرية أهلكناها أنهم لا يرجعون |
| | | Без һәлак иткән шәһәр кешеләренең дөньяга кайтмаклары хәрамдыр. |
|
2579 | 21 | 96 | حتى إذا فتحت يأجوج ومأجوج وهم من كل حدب ينسلون |
| | | Хәтта Йәэҗүҗ вә Мәэҗүҗнең диварлары ачылганга чаклы, вә алар барчасы һәр югары урыннан мәхшәр җиренә килеп җыелырлар. |
|
2580 | 21 | 97 | واقترب الوعد الحق فإذا هي شاخصة أبصار الذين كفروا يا ويلنا قد كنا في غفلة من هذا بل كنا ظالمين |
| | | Аллаһуның хак вәгъдәсе белән булган кыямәт якынлашты, ул көндә куркуның катылыгыннан динсезләрнең күзләре йомылмыйча ачык булып калыр, вәй безгә үкенеч тәхкыйк бу көннең килүеннән гафил булдык, бәлки Аллаһуга итагать итмичә залим булдык, диярләр. |
|
2581 | 21 | 98 | إنكم وما تعبدون من دون الله حصب جهنم أنتم لها واردون |
| | | Аллаһ әйтер: "Ий мөшрикләр сез вә сынымнарыгыз һәм шайтаннарыгыз, әлбәттә, җәһәннәм утыннарысыз, ул җәһәннәмгә сез дә керерсез. |
|
2582 | 21 | 99 | لو كان هؤلاء آلهة ما وردوها وكل فيها خالدون |
| | | Әгәр сезнең гыйбадәт сынымнарыгыз чыннан да Аллаһ булсалар әлбәттә җәһәннәмгә кермәс иделәр, мөшрикләр вә сынымлар һәммәсе җәһәннәмдә мәңге калучылардыр. |
|