نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1664 | 12 | 68 | ولما دخلوا من حيث أمرهم أبوهم ما كان يغني عنهم من الله من شيء إلا حاجة في نفس يعقوب قضاها وإنه لذو علم لما علمناه ولكن أكثر الناس لا يعلمون |
| | | Алар Мысырга җитеп, аталары әйткәнчә төрлесе төрле капкадан кергән заманда аталары Ягькубның сүзе аларга Аллаһудан килгән каза хакында һич файда бирмәде, мәгәр Ягъкубның күңелендәге теләге генә үтәлде, тәхкыйк ул Без өйрәткән нәрсәләрне белүче, шуның өчен балаларын шулай вәгазь кылды ләкин күп кешеләр белмиләр эшнең яшерен серләрен. |
|
1665 | 12 | 69 | ولما دخلوا على يوسف آوى إليه أخاه قال إني أنا أخوك فلا تبتئس بما كانوا يعملون |
| | | Бар да җыелып Йусуф янына керделәр. Йусуф кунакларны сыйларга теләде һәм алты савыт белән аш китертеп, һәр савыттан икешәр-икешәр ашыйсыз диде, һәм агалары һәр савыттан икешәрләп ашый башладылар, Бинямин бер савытка бер үзе генә калды һәм елап җибәрде. Йусуф кереп, ий Кәнганнан килгән егет, ни булды ник елыйсың дип сорагач, Бинямин: "Йусуф исемле туганым бар иде, ул исән булса аның белән бергә ашаган булыр идек, дип Йусуфны сагынып елыйм", – диде. Йусуф, алай булгач, без синең белән кардәш булырбыз, әйдә икәү бергә ашыйк, дип, пәрдә артына алып керде һәм икесе бер савыттан ашадылар һәм Бинямингә үзен танытты, мин синең кардәшең Йусуфмын дип кочаклады вә кардәшләрең безгә кылган начарлыклары өчен кайгырмагыл, Аллаһ безне ташламады, диде. Аннары Йусуф Биняминне алып калыр өчен хәйлә корды: "Ий Бинямин, сине алып калыр өчен бер хәйлә уйладым ки, бер бәһалы савытны синең йөгеңә яшереп куярбыз да аннары "савыт югалды", дип, игълан итәрбез, тентегәндә савыт синең йөгеңнән чыгар да, аннары сине карак исеме белән кол итеп алып калырбыз диде. Бу хәйләгә Бинямин дә риза булды һәм шулай эшләделәр. |
|
1666 | 12 | 70 | فلما جهزهم بجهازهم جعل السقاية في رحل أخيه ثم أذن مؤذن أيتها العير إنكم لسارقون |
| | | Агаларының нәрсәләрен хәзерләгәч, ягъни ашлыкларын үлчәп дөяләргә йөкләгәч Йусуф, Биняминнең йөгенә бер алтын савытны яшереп куйдырды вә шул хәлдә юлга чыгып киттеләр, соңра Йусуфның хезмәтчеләреннән берсе артларыннан барып: "Ий кәрван кешеләре! Сез патшаның савытын урлагансыз", – дип кычкырды. |
|
1667 | 12 | 71 | قالوا وأقبلوا عليهم ماذا تفقدون |
| | | Йусуфның агалары кычкыручыга каршы килеп: "Нәрсә югалттыгыз", – сорадылар. |
|
1668 | 12 | 72 | قالوا نفقد صواع الملك ولمن جاء به حمل بعير وأنا به زعيم |
| | | Әйттеләр: "Патшаның савытын югалттык, аны табып китергән кешегә бер дөя йөге ашлык бирелә вә ул ашлыкны тапшырырга мин өстемә аламын". |
|
1669 | 12 | 73 | قالوا تالله لقد علمتم ما جئنا لنفسد في الأرض وما كنا سارقين |
| | | Әйттеләр: "Үзегез беләсез, валлаһи без Мысыр җиренә бозыклык кылырга килмәдек һәм без караклар да түгелбез". |
|
1670 | 12 | 74 | قالوا فما جزاؤه إن كنتم كاذبين |
| | | Артларыннан килүчеләр әйттеләр: "Әгәр урламадык дигән сүзегез ялган булса, ягъни савыт сездән табылса, урлаучының җәзасы нәрсә булыр?" |
|
1671 | 12 | 75 | قالوا جزاؤه من وجد في رحله فهو جزاؤه كذلك نجزي الظالمين |
| | | Әйттеләр: "Аның җәзасы шул булыр ки, савыт кем йөгеннән табылса, шул кеше үзе патшага кол булыр. Залимнәргә без мөселманлар шундый җәза бирәбез. Йөкләрен тентү өчен барын да борып, Йусуф алдына алып килделәр. |
|
1672 | 12 | 76 | فبدأ بأوعيتهم قبل وعاء أخيه ثم استخرجها من وعاء أخيه كذلك كدنا ليوسف ما كان ليأخذ أخاه في دين الملك إلا أن يشاء الله نرفع درجات من نشاء وفوق كل ذي علم عليم |
| | | Йусуф Биняминнән башка кардәшләренең йөкләреннән башлады тентүне, соңра савытны Бинямин йөгеннән табып алды. Шулай итеп, Бинямин, урлаган исемен күтәреп, Йусуф кулында калды. Кардәшен алып калыр өчен Без Йусуфка шулай хәйлә кылдырдык, Мысыр патшасының дине хөкеменчә Йусуф кардәшен алып калырга кадир түгел иде, чөнки аның динендә каракны кол итеп алып калырга ярамый иде. Әмма Ягькуб г-м шәригатеңдә каракны кол итеп алу хөкеме бар иде, шуның өчен Йусуф урлаучының җәзасын кардәшләреннән әйттерде. Ләкин Йусуф Аллаһ теләге белән хәйлә кылды, Үзебез теләгән кешене гыйлем вә хикмәт белән дәрәҗәләргә күтәрербез, һәр белем иясе кешедән өстен белемле кеше булыр. |
|
1673 | 12 | 77 | قالوا إن يسرق فقد سرق أخ له من قبل فأسرها يوسف في نفسه ولم يبدها لهم قال أنتم شر مكانا والله أعلم بما تصفون |
| | | Кардәшләре әйттеләр: "Бинямин урласа урлар, шул аларда ул гадәт бар, моннан элек аның кардәше Йусуф та урлаган иде. Йусуф аларның сүзләренә җавап бирмичә күңелендә саклады вә күңеленнән әйтте: "Сез Йусуфка караганда яманыраксыз, сезнең миңа ялган ялалар япканыгызны Аллаһу тәгалә белә". |
|