نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1494 | 11 | 21 | أولئك الذين خسروا أنفسهم وضل عنهم ما كانوا يفترون |
| | | Алар үзләрен үзләре һәлак иттеләр, һәм Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләре алардан качты, күзләренә күренмәде. |
|
1495 | 11 | 22 | لا جرم أنهم في الآخرة هم الأخسرون |
| | | Шик юк, алар ахирәттә, әлбәттә, һәлак булучылар. |
|
1496 | 11 | 23 | إن الذين آمنوا وعملوا الصالحات وأخبتوا إلى ربهم أولئك أصحاب الجنة هم فيها خالدون |
| | | Иман китереп яхшы эшләрне кылган һәм Раббыларының боерыкларын үтәүдә түбәнчелек булган кешеләр җәннәт әһелләредер, алар анда мәңге калырлар. |
|
1497 | 11 | 24 | مثل الفريقين كالأعمى والأصم والبصير والسميع هل يستويان مثلا أفلا تذكرون |
| | | Мөэминнәр белән кәферләрнең мисалы: саңгырау һәм сукыр илә күрүче һәм ишетүче кешеләр кебиләр, ягъни мөэмин хакны ишетә һәм күрә дә, кәфер исә хакны ишетми һәм күрми дә. Шул ике фирка бертигез булырмы? Әлбәттә, тигез булмас, әйә шуны аңлап вәгъдәләнсәгезче! |
|
1498 | 11 | 25 | ولقد أرسلنا نوحا إلى قومه إني لكم نذير مبين |
| | | Тәхкыйк Без Нухны үз кауменә пәйгамбәр итеп җибәрдек: әлбәттә, мин сезне Аллаһ ґәзабы белән ачык куркытучымын. |
|
1499 | 11 | 26 | أن لا تعبدوا إلا الله إني أخاف عليكم عذاب يوم أليم |
| | | "Башка һичкемгә түгел, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз", – дип хәбәр бирәмен, тәхкыйк мин куркамын сезгә каты ґәзаблы көннең килүеннән. |
|
1500 | 11 | 27 | فقال الملأ الذين كفروا من قومه ما نراك إلا بشرا مثلنا وما نراك اتبعك إلا الذين هم أراذلنا بادي الرأي وما نرى لكم علينا من فضل بل نظنكم كاذبين |
| | | Кауменең кәфер булган олугълары әйтте: "Ий Нух, син безнең кеби адәмсең, бездән артык җирең юк, дәхи сиңа ияргән кешеләр дә арабызда иң түбән кешеләрдер һәм безгә караганда сездә дә бернинди артыклык күрмибез, бәлки без сезне ялганчылар дип уйлыйбыз". |
|
1501 | 11 | 28 | قال يا قوم أرأيتم إن كنت على بينة من ربي وآتاني رحمة من عنده فعميت عليكم أنلزمكموها وأنتم لها كارهون |
| | | Нух әйтте: "Ий каумем, беләсезме, әгәр сөйләгән сүзләремнең хаклыгына Аллаһудан куәтле дәлилләрем булса, янә Аллаһ сезгә бирмәгән нигъмәт вә рәхмәтне миңа бирсә, инде сез хак динне мәкруһ күрә торып, мин аны сезгә көчләп кабул иттерергә кадир булырмынмы? |
|
1502 | 11 | 29 | ويا قوم لا أسألكم عليه مالا إن أجري إلا على الله وما أنا بطارد الذين آمنوا إنهم ملاقو ربهم ولكني أراكم قوما تجهلون |
| | | Ий каумем! Хак динне өйрәткәнем өчен мин сездән мал сорамыйм, сезгә исламны өйрәтүемнең әҗерен фәкать Аллаһу тәгалә үзе бирәчәк, дәхи мин иман китереп, миңа ияргән кешеләрне ташлаучы түгелмен, ул мөэминнәр Раббыларына юлыгачакларын, әлбәттә беләләр, ләкин мин сезне бик надан каумнәр дип күрәмен ки, хак динне дә, Аллаһуга кайтачагыгызны да белмисез. |
|
1503 | 11 | 30 | ويا قوم من ينصرني من الله إن طردتهم أفلا تذكرون |
| | | Ий каумем, әгәр мин фәкыйрьләрне янымнан кусам, ярдәм биреп, Аллаһ ґәзабыннан мине кем коткарыр, шуны уйлап вәгазьләнмисезме". |
|