بسم الله الرحمن الرحيم

نتائج البحث: 6236
ترتيب الآيةرقم السورةرقم الآيةالاية
14601096إن الذين حقت عليهم كلمت ربك لا يؤمنون
Раббыңның бер кавемне ґәзаб кылырмын дигән сүзе дөресләнгәч, әлбәттә, ул кавем иман китермәс.
14611097ولو جاءتهم كل آية حتى يروا العذاب الأليم
Хәтта аларга төрле могҗизалар килсә дә, рәнҗеткүче ґәзабны күрмичә, иман китермәсләр.
14621098فلولا كانت قرية آمنت فنفعها إيمانها إلا قوم يونس لما آمنوا كشفنا عنهم عذاب الخزي في الحياة الدنيا ومتعناهم إلى حين
Йунус г-м кавеменнән башка һичбер кавемнең ґәзабны күргәч кенә китергән иманнары файда бирмәде. Чөнки Йунус кавеме иман китергәч, алардан дөнья ґәзабын бетердек вә әҗәлләре җиткәнче файдаландырдык. Йунус кавеменә әйтте: "Әгәр иман китермәсәгез, өч көн эчендә сезнең өстегезгә Аллаһудан ґәзаб киләчәк", – диде. Алар башта ышанмадылар. Йунус араларыннан чыгып китте. Өч көн булгач, күктә утлар күренә башлады. Шул вакыт куркып, Йунусны эзләргә тотындылар, ләкин тапмадылар. Ґәзаб утлары якынлаша башлагач, һәммәләре дә иман китереп тәүбә иттеләр. Соңра Аллаһ ґәзабны кире алды.
14631099ولو شاء ربك لآمن من في الأرض كلهم جميعا أفأنت تكره الناس حتى يكونوا مؤمنين
Әгәр Раббың теләсә иде, әлбәттә, җир йөзендәге кешеләр барчалары иман китерер иделәр. Әйә син Мухәммәд г-м, барча кешеләрне ышандыру өчен аларны көчләр идеңме?
146410100وما كان لنفس أن تؤمن إلا بإذن الله ويجعل الرجس على الذين لا يعقلون
Аллаһ теләгеннән башка иман китерергә һичкемгә мөмкин түгел. Хак белән батылны аеру өчен гакылын эшләтмәгән кешеләргә Аллаһ кәфер-имансызлык ләззәтен салыр.
146510101قل انظروا ماذا في السماوات والأرض وما تغني الآيات والنذر عن قوم لا يؤمنون
"Җир вә күкләрдә Аллаһу тәгаләнең кодрәтенә дәлаләт кыла торган нәрсәләрнең хисабы да юк, игътибар илә карагыз", – диген. Иман китермәгән кешеләргә могҗизалар да, вә Аллаһ ґәзабы белән куркыту да һич файда бирмиләр.
146610102فهل ينتظرون إلا مثل أيام الذين خلوا من قبلهم قل فانتظروا إني معكم من المنتظرين
Хәзерге кәферләр, әүвәлге кәферләргә килгән ґәзаблы авыр көннәрне көтәләр. Әйт: "Ни көтсәгез дә көтегез, Аллаһудан сезгә ґәзаб киләчәк көн бар, көтегез. Мин дә сезнең белән бергә сезгә ґәзаб килүен көтәм".
146710103ثم ننجي رسلنا والذين آمنوا كذلك حقا علينا ننج المؤمنين
Соңра Без рәсүлебезне вә аларга ияргән мөэминнәрне коткарырбыз. Мөэминнәрне коткармак Безгә тиеш вә лязем булды.
146810104قل يا أيها الناس إن كنتم في شك من ديني فلا أعبد الذين تعبدون من دون الله ولكن أعبد الله الذي يتوفاكم وأمرت أن أكون من المؤمنين
Ий Мухәммәд г-м, әйт: "Ий адәмнәр, әгәр сез, мин китергән диннең хаклыгына шикләнер булсагыз, тәхкыйк мин гыйбадәт кылмыймын Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнарга, ләкин сезнең җаныгызны ала торган Аллаһуга гыйбадәт кыламын һәм мин мөэминнәрдән булырга боерылдым.
146910105وأن أقم وجهك للدين حنيفا ولا تكونن من المشركين
Дәхи ихлас күңел белән хак тарафында булган дингә йөзеңне юнәлдер, дип боерылдым һәм дә, әлбәттә, мөшрикләрдән булма, дип боерылдым.


0 ... 135.9 136.9 137.9 138.9 139.9 140.9 141.9 142.9 143.9 144.9 146.9 147.9 148.9 149.9 150.9 151.9 152.9 153.9 154.9 ... 623

إنتاج هذه المادة أخد: 0.01 ثانية


المغرب.كووم © ٢٠٠٩ - ١٤٣٠ © الحـمـد لله الـذي سـخـر لـنا هـذا :: وقف لله تعالى وصدقة جارية

609313325745286137302869349340211161279