نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
1 | 1 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم |
| | | Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне. |
|
2 | 1 | 2 | الحمد لله رب العالمين |
| | | Чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһу тәгаләгә тиешле. |
|
3 | 1 | 3 | الرحمن الرحيم |
| | | Аллаһу тәгалә бу дөньяда барча кешеләргә мәрхәмәтле, ягъни мөэминнәргә дә, көферләргә дә нигъмәтләрен бирә, әмма ахирәттә мөэмин бәндәләренә генә бирәчәк. |
|
4 | 1 | 4 | مالك يوم الدين |
| | | Аллаһу тәгалә, гаделлек белән хөкем итүче, ахирәт көненең патшасыдыр. |
|
5 | 1 | 5 | إياك نعبد وإياك نستعين |
| | | Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм һәр эшебездә синнән генә ярдәм сорыйбыз. |
|
6 | 1 | 6 | اهدنا الصراط المستقيم |
| | | Ий тәрбиячебез Аллаһ! Безләрне туры юлга күндер! (Туры юл – Коръән һәм сөннәт юлыдыр). |
|
7 | 1 | 7 | صراط الذين أنعمت عليهم غير المغضوب عليهم ولا الضالين |
| | | Ул юлны Син әүвәлгеләргә ингам итеп бирдең, безләрне Синең ачуың төшкән вә адашкан кешеләрне бидеґәтъ һәм заләләт юлыннан башка юлга күндер, ягъни Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер! |
|
8 | 2 | 1 | بسم الله الرحمن الرحيم الم |
| | | Әлиф ләм мим – мәгънәсен Аллаһ үзе генә беләдер. |
|
9 | 2 | 2 | ذلك الكتاب لا ريب فيه هدى للمتقين |
| | | Коръәннең Аллаһудан иңдерелгән хак китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап аның белән гамәл кылучы тәкъвә мөэминнәргә хак юлны күрсәтүче – һидәятдер. |
|
10 | 2 | 3 | الذين يؤمنون بالغيب ويقيمون الصلاة ومما رزقناهم ينفقون |
| | | Ул тәкъвә мөэминнәр күрмичә күргән кеби Аллаһуга ышаналар. Һәм йөкләтелгән намазларны вакытында укыйлар, һәм Без биргән байлыктан садакалар бирәләр. |
|