نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
993 | 7 | 39 | وقالت أولاهم لأخراهم فما كان لكم علينا من فضل فذوقوا العذاب بما كنتم تكسبون |
| | | Башлыклары үзләренә ияргән кешеләргә әйтерләр: "Сезнең бездән артык фазыйләтегез булмады, ягъни көферлектә бертигезбез", – дип, кәферне кәсеб итүегез сәбәпле ґәзабны татыгыз! |
|
994 | 7 | 40 | إن الذين كذبوا بآياتنا واستكبروا عنها لا تفتح لهم أبواب السماء ولا يدخلون الجنة حتى يلج الجمل في سم الخياط وكذلك نجزي المجرمين |
| | | Бәгъзе кешеләр аятьләребезне ялган диделәр вә аятьләребез белән гамәл кылудан тәкәбберләнделәр, аларга Күк ишекләре ачылмас, ягъни азрак изгелекләре булса, ул да кабул булмас һәм җәннәткә кермәсләр, хәтта дөя энә күзеннән чыкканчы, ягъни дөянең энә күзеннән чыгуы мөмкин булмаса, аларның да җәннәткә керүе мөмкин түгел. Залимнәрне әнә шулай җәза кылырбыз. |
|
995 | 7 | 41 | لهم من جهنم مهاد ومن فوقهم غواش وكذلك نجزي الظالمين |
| | | Аларга җәһәннәм утыннан булган түшәк һәм өсләрендә уттан пәрдә бар. Әнә шулай җәза кылырбыз залимнәрне. |
|
996 | 7 | 42 | والذين آمنوا وعملوا الصالحات لا نكلف نفسا إلا وسعها أولئك أصحاب الجنة هم فيها خالدون |
| | | Бәгъзе кешеләр иман китереп изге гамәлләр кылдылар, һичкемгә көче җитмәгән йөкне йөкләмибез, мәгәр көче җиткәнне генә. Алар җәннәт ияләре, анда мәңге калачаклар. |
|
997 | 7 | 43 | ونزعنا ما في صدورهم من غل تجري من تحتهم الأنهار وقالوا الحمد لله الذي هدانا لهذا وما كنا لنهتدي لولا أن هدانا الله لقد جاءت رسل ربنا بالحق ونودوا أن تلكم الجنة أورثتموها بما كنتم تعملون |
| | | Без аларның күңелләрендә булган хөседне суырып алдык, аларның аяк асларыннан елгалар агар, әйтерләр: "Безне бу җәннәткә күндерүче Аллаһуга мактау булсын, әгәр Аллаһ күндермәсә, үзебез белеп күнелүче булмас идек, тәхкыйк Раббыбызның рәсүлләре дөньяда безгә хак аятьләрне китерделәр, без Аллаһуның рәхмәте белән кабул иттек", – дип. Аларга нида кылыныр: "Бу җәннәт белән варис ителдегез кылган гамәлләрегез өчен", – дип. |
|
998 | 7 | 44 | ونادى أصحاب الجنة أصحاب النار أن قد وجدنا ما وعدنا ربنا حقا فهل وجدتم ما وعد ربكم حقا قالوا نعم فأذن مؤذن بينهم أن لعنة الله على الظالمين |
| | | Җәннәт әһеле, җәһәннәм әһеленә әйтер: "Тәхкыйк без Аллаһ вәгъдә кылган җәннәтне менә инде таптык, сез дә Раббыгыз вәгъдә кылган җәһәннәмне таптыгызмы инде?" Алар: "Әйе, таптык", – диярләр. Алар арасыннан берәү: "Аллаһуның ләгънәте залимнәргә тиешле булды", – дип кычкырыр. |
|
999 | 7 | 45 | الذين يصدون عن سبيل الله ويبغونها عوجا وهم بالآخرة كافرون |
| | | Ул – җәһәннәм әһелләре, кешеләрне Аллаһ юлыннан тыялар, мөселманнарның алар ягына үзгәрүләрен телиләр һәм ахирәтне инкяр итәләр иде. |
|
1000 | 7 | 46 | وبينهما حجاب وعلى الأعراف رجال يعرفون كلا بسيماهم ونادوا أصحاب الجنة أن سلام عليكم لم يدخلوها وهم يطمعون |
| | | Җәннәт белән җәһәннәм арасында пәрдә бар, ул пәрдә өсләреңдә ирләр бар, ул ирләр җәннәт вә җәһәннәм кешеләрен йөзләреннән танырлар, чөнки җәннәт кешесенең йөзе ак, җәһәннәм кешесенең йөзе кара булыр. Ул ирләр җәннәт кешеләренә кычкырырлар тынычлык һәм һәлакәтлектән котылмак сезгәдер, дип, үзләре һәмишә җәннәткә кермәгән булырлар һәм җәннәткә керүне өмет итеп торырлар. |
|
1001 | 7 | 47 | وإذا صرفت أبصارهم تلقاء أصحاب النار قالوا ربنا لا تجعلنا مع القوم الظالمين |
| | | Әгъраф-Пәрдә өстендәге ирләрнең күзе җәһәннәм әһеле тарафына төшсә: "Ий Раббыбыз! Безне залим каумнәр белән бергә кылмагыл", – диярләр. |
|
1002 | 7 | 48 | ونادى أصحاب الأعراف رجالا يعرفونهم بسيماهم قالوا ما أغنى عنكم جمعكم وما كنتم تستكبرون |
| | | Янә Әгърафдагы ирләр, залим ирләрне галәмәтләре белән танырлар һәм әйтерләр: "Дөньяда җыйган малыгыз вә тәкәбберләнүегез бүген сезгә файда бирмәде", – дип. |
|