بسم الله الرحمن الرحيم

نتائج البحث: 6236
ترتيب الآيةرقم السورةرقم الآيةالاية
8916102ذلكم الله ربكم لا إله إلا هو خالق كل شيء فاعبدوه وهو على كل شيء وكيل
Бөтен барлыкны төзүче Аллаһ – Тәрбиячегездер, Илаһә булырга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Ул һәрнәрсәне төзүче, Аңа гыйбадәт кылыгыз! Вә Ул һәрнәрсә өстеннән эш башкаручы.
8926103لا تدركه الأبصار وهو يدرك الأبصار وهو اللطيف الخبير
Аллаһу тәгаләне күзләр ихата кыла алмас, Аны күрергә бернинди күз кадир булмас, бәлки Аллаһ үзе күзләрне ихата кылыр, ягъни күзләрнең күрүен чолгап алыр вә Ул үткәрә күрүче һәрнәрсәдән хәбәрдар.
8936104قد جاءكم بصائر من ربكم فمن أبصر فلنفسه ومن عمي فعليها وما أنا عليكم بحفيظ
Тәхкыйк сезгә Раббыгыздан гакыл, фикер күзе килде – ул Коръән кәрим, берәү шул күз белән Коръән күрсәткән туры юлны күрсә һәм шул юлдан адашмыйча барса, файдасы үзенә, әмма берәү Коръәннән һәм Коръән күрсәткән туры юлдан сукыр булса, зарары үзенәдер, юлсыз китеп адашыр һәм һәлак булыр. "Мин сезнең гамәлләрегезгә сакчы түгел, фәкать Аллаһ хөкемнәрен ирештерәмен", – диде Мухәммәд г-м.
8946105وكذلك نصرف الآيات وليقولوا درست ولنبينه لقوم يعلمون
Әнә шулай аятьләребезне бәян итәбез, ягъни сезгә кирәк һәр мәсьәләне ачыклыйбыз, янә мөшрикләр: "Ий Мухәммәд, син бу Коръәнне кемнән булса да күчереп сөйлисең", – дип әйтсеннәр өчен, аларның күңелләренә ирешми торган хакны бәян кылабыз, гомумән, белә торган кешеләргә шәригать хөкемнәрен бәян кылмаклыгыбыз өчен Коръәнне иңдердек.
8956106اتبع ما أوحي إليك من ربك لا إله إلا هو وأعرض عن المشركين
Раббыңнан иңгән Коръән хөкемнәренә ияр! Бит Раббыңнан башка итагать кылырга, коллык күрсәтергә яраклы Илаһә һич юк, вә мөшрикләрдән кисел.
8966107ولو شاء الله ما أشركوا وما جعلناك عليهم حفيظا وما أنت عليهم بوكيل
Әгәр Аллаһ аларның мөшрик булуларын теләмәсә иде, әлбәттә, мөшрик булмас иделәр. Сине аларга сакчы яки ихтыярлы кылмадык, янә син аларны дингә көчләп кертүче вәкил түгелсең.
8976108ولا تسبوا الذين يدعون من دون الله فيسبوا الله عدوا بغير علم كذلك زينا لكل أمة عملهم ثم إلى ربهم مرجعهم فينبئهم بما كانوا يعملون
Аллаһудан башка мөшрикләр табына торган сынымнарны сүкмәгез, наданлыклары белән сезгә ачу итеп Аллаһуны сүгә башларлар. Мөшрикләргә сынымнар гыйбадәтене зиннәтле иткәнебез кеби һәр өммәткә үзләренең кылган гамәлләрен зиннәтле итеп күрсәттек, соңра аларны кайтачак урыны Аллаһугадыр, Аллаһ кылган эшләреннән хәбәр бирер.
8986109وأقسموا بالله جهد أيمانهم لئن جاءتهم آية ليؤمنن بها قل إنما الآيات عند الله وما يشعركم أنها إذا جاءت لا يؤمنون
Мөшрикләр, әгәр аларга Аллаһудан бер могҗиза килсә, иман китерер идек дип, Аллаһ исеме белән бик каты ант итәләр. Әйт: "Могҗиза Аллаһ ихтыярында, теләсә бирер", – дип. Ий мөэминнәр! Әгәр аларга могҗиза бирелгәч иман китерәчәкләрен ничек беләсез? Юк, могҗиза бирелсә дә иман китерәчәк түгелләр.
8996110ونقلب أفئدتهم وأبصارهم كما لم يؤمنوا به أول مرة ونذرهم في طغيانهم يعمهون
Әүвәл мәртәбәдә могҗизаны күреп тә иман китермәгәнлеге өчен инде могҗизаны күрүдән күзләрен дүндерәбез һәм аңлаудан күңелләрен авыштырабыз, инде аларны азгынлыкларында калдырабыз, туры юлны таба алмыйча хәйран булып йөрерләр.
9006111ولو أننا نزلنا إليهم الملائكة وكلمهم الموتى وحشرنا عليهم كل شيء قبلا ما كانوا ليؤمنوا إلا أن يشاء الله ولكن أكثرهم يجهلون
Әгәр аларга күрсәтеп фәрештәләр иңдерсәк вә мәетләрне тергезеп алар белән сөйләштерсәк һәм һәрнәрсәне аларның алларына каршы куйсак, аннары ул нәрсәләр: "Коръән Аллаһ китабы", – дип сөйләп торсалар да имансызлар ышаначак түгелләр, мәгәр Аллаһ теләгән кешеләр иман китерәчәкләр, ләкин аларның күбрәге җаһиллек кылалар.


0 ... 79 80 81 82 83 84 85 86 87 88 90 91 92 93 94 95 96 97 98 ... 623

إنتاج هذه المادة أخد: 0.02 ثانية


المغرب.كووم © ٢٠٠٩ - ١٤٣٠ © الحـمـد لله الـذي سـخـر لـنا هـذا :: وقف لله تعالى وصدقة جارية

1467223257272575515022872583569715986109