نتائج البحث: 6236
|
ترتيب الآية | رقم السورة | رقم الآية | الاية |
864 | 6 | 75 | وكذلك نري إبراهيم ملكوت السماوات والأرض وليكون من الموقنين |
| | | Әнә шулай Ибраһимга кауменең эшен күрсәткәнебез кеби, Җир вә Күкләрдә булган нәрсәләрне – могҗизаларны аңа күрсәттек, Аллаһу тәгаләнең бөтен эшләренә якыннан – шиксез ышанучылардан булсын өчен. |
|
865 | 6 | 76 | فلما جن عليه الليل رأى كوكبا قال هذا ربي فلما أفل قال لا أحب الآفلين |
| | | Кич караңгы булгач, Ибраһим йолдызларны күрде, йолдызларга гыйбадәт кылырга ярамаганлыкны аңлатыр өчен хәйлә корып, бу сүзләрне әйтте: "Йолдызга ишарә кылып, бу йолдыз минем Раббым", – диде, иртән йолдыз югалгач, мөшрикләр янына килгәч, аларга: "Үзгәреп-югалып киткән нәрсәләрне һич сөймим, Илаһә дияргә риза түгелмен", – диде. |
|
866 | 6 | 77 | فلما رأى القمر بازغا قال هذا ربي فلما أفل قال لئن لم يهدني ربي لأكونن من القوم الضالين |
| | | Ибраһим айның туганын күргәч: "Будыр минем Раббым", – диде, Ай баегач мөшрикләргә карап: "Ай да үзгәрде-югалды, әгәр Раббым мине туры юлга күндермәгән булса, әлбәттә, мин дә сезнең кеби адашкан кавемнәрдән булыр идем", – диде. |
|
867 | 6 | 78 | فلما رأى الشمس بازغة قال هذا ربي هذا أكبر فلما أفلت قال يا قوم إني بريء مما تشركون |
| | | Кояш тугач, аңа карап, көлеп әйтте: "Бу Кояш минем Раббымдыр – барысыннан да зуррак, Илаһә булырга яраклы", – дип, Кояш баегач, мөшрикләргә карап әйтте: "Ий каумем! Күрдегезме, Кояш та үзгәрде-югалды мин, әлбәттә, сез Аллаһуга тиңдәш иткән нәрсәләрнең һәммәсеннән дә бизүчемен", – дип. |
|
868 | 6 | 79 | إني وجهت وجهي للذي فطر السماوات والأرض حنيفا وما أنا من المشركين |
| | | Ибраһим әйтте: "Батылдан хакка авышканым хәлдә Җир вә Күкләрне төзүче. Аллаһуга йөземне юнәлдердем вә мин Аллаһуга һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылучы түгелмен", – дип. |
|
869 | 6 | 80 | وحاجه قومه قال أتحاجوني في الله وقد هدان ولا أخاف ما تشركون به إلا أن يشاء ربي شيئا وسع ربي كل شيء علما أفلا تتذكرون |
| | | Ибраһимнең кауме үзләренең батыл, пычрак эшләрен яклап Ибраһим белән әрепләштеләр. Аларга Ибраһим әйтте: "Ий мөшрикләр! Аллаһ һәм Аның хөкемнәре хакында минем белән әрепләшәсезме? Хәлбуки, тәхкыйк Ул мине туры юлга күндерде – Аллаһ белән тиңләштергән сезнең сынымнарыгыздан һәм Намурутыгыздан курыкмыймын, мәгәр Аллаһуның миңа берәр зарар теләвеннән куркам, Раббымның белеме һәрнәрсәне чолгап алды. Әйә сез вәгазьләнмисезме?" – дип. |
|
870 | 6 | 81 | وكيف أخاف ما أشركتم ولا تخافون أنكم أشركتم بالله ما لم ينزل به عليكم سلطانا فأي الفريقين أحق بالأمن إن كنتم تعلمون |
| | | Ибраһим әйтте: "Аллаһуга тиңләштергән сынымнарыгыздан мин ничек куркыйм? Ә сез исә һичнәрсәгә ярамаган сынымнарыгызны Аллаһуга тиңдәш кыласыз да Аллаһудан һич курыкмыйсыз, бит Аллаһ сынымнарны Илаһә урнына тотарга ярый дип хәбәр иңдергәне юк. Ике фирканың кайсысы Аллаһ ґәзабыннан имин булырга хаклырак? Ягъни Коръән юлыннан баручы хак мөэминнәр Аллаһ ґәзабыннан имин булырлармы? Яки Коръән юлын күрмәүче мөшрикләрме имин булыр? Белсәгез әйтегез! |
|
871 | 6 | 82 | الذين آمنوا ولم يلبسوا إيمانهم بظلم أولئك لهم الأمن وهم مهتدون |
| | | Иман китереп тә – иманнарына Аллаһуга тиңдәшлекне һәм башка золым эшләрне катыштырмаган хак мөэминнәр Аллаһ ґәзабыннан имин булачаклар һәм алар туры юлга күнегүчеләр. |
|
872 | 6 | 83 | وتلك حجتنا آتيناها إبراهيم على قومه نرفع درجات من نشاء إن ربك حكيم عليم |
| | | Күңеле саф, иманы көчле һәм дине дөрес булган мөселман гына Аллаһ ґәзабыннан имин булачагына китергән дәлилебез – көчле дәлил, без аны Ибраһимгә бирдек, саф иманы, дөрес дине һәм хак эше белән өскә чыкканлыгын мөшрик кауме күрсен өчен. (Ибраһим пәйгамбәр һичкемнән курыкмыйча Намрут каумен исламга өндәгән өчен Намрут патшаның ачуы килеп, тау хәтле ут яндырып, Ибраһимне шул утка ташлатты. Ибраһим исә күлмәге дә көймичә уттан имин чыкты. Бу эш Ибраһимгә дәрәҗә өстенә – дәрәҗә булды. Намрутка һәм кауменә ґәзаб өстенә – ґәзаб булды.) Әнә шулай үзебез теләгән кешеләрнең дәрәҗәсен дөньяда да ахирәттә дә бөек кылабыз. Шиксез, синең Раббың һәрнәрсәне белеп хикмәт белән эш кылучы. |
|
873 | 6 | 84 | ووهبنا له إسحاق ويعقوب كلا هدينا ونوحا هدينا من قبل ومن ذريته داوود وسليمان وأيوب ويوسف وموسى وهارون وكذلك نجزي المحسنين |
| | | Ибраһимгә Исхакны вә аның угълы Ягъкубны бирдек, һәрберсен һидәяткә салдык вә Ибраһимнән элек Нухны һидәяткә салдык һәм Ибраһим нәселеннән – Даудны, Сөләймәнне, Әййүбне, Юсуфны, Мусаны, Һарунны һидәяткә салдык, һәм чын иманлы, изге гамәлле кешене әнә шулай һидәяткә салачакбыз. |
|